“Чишмә районының Келәш авылында мәгърифәтле һәм эшсөяр Кудашевлар гаиләсендә 11 малай үсә. Баш бала — Яһүдә. Еллар үткәч, Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудаш булып танылачак Сәйфетдин. Гаиләдә барысы да җырларга ярата, гармунда, мандолинада өздереп уйныйлар. Малайлар берәм-берәм башлы-күзле булалар. 1920 елның 15 декабрендә Яһүдә белән Рәхимәнең дүртенче сабыйлары дөньяга аваз сала. Кыз бала. Абыйсын-җиңгәсен котларга Сәйфетдин дә керә. Сабыйга исем сайлау турында сүз кузгала.
Ул заманда татар халкы яшь язучы Садрый Җәлалның “Дим буенда” дигән повестен егылып ятып укый. Фәридә белән Рөстәмнең бәхетсез мәхәббәте турында. Сәйфетдин менә шул Фәридәнең исемен тәкъдим итә. “Фәридә ул гарәпчәдән “энҗе бөртеге”, “гәүһәр”, “тиңдәшсез”, “бердәнбер” дигәнне аңлата, өстәвенә, әле ул бик аз таралган”, — ди. Аның белән килешәләр”, – дип язды хезмәттәшебез Фәрит абый Фәридә апаның 100 еллыгына.
“Энҗе бөртеге” үсеп, татар-башкорт сәхнәсенең гәүһәре булып киткәч тә ул гаҗәеп гади, тыйнак, халыкчан булып кала белде. Элек-электән “Кызыл таң” гәзите оештырган чараларга аны да чакыра торган булганнар. Гомеренең соңгы елларына кадәр ул безнең белән бергә булды. Аеруча, ел саен Җиңү бәйрәмендә оештырылган, аксакаларыбыз, ә бу көнне фронтовик егетләр булып, шау гөр килеп гапьләшеп утырган Таһир Ахунҗанов, Суфиян Поварисов, Шәүкәт Макуловлар, алар янында Нәҗип Асанбаев һәм башка олпат шәхесләребез, һәм без, алар белән чагыштырганда, бала-чага – яшь журналистлар белән очрашуларга килүе хәтердә. Фәридә апабыз гади, әмма серле, кул җитмәс югары, сүз белән аңлатып бирә алмаслык илаһи нурлы иде мондый вакытта.
Ә “Кызыл таң”ны 90 яше белән котларга килүе аеруча күңелгә уелган. Ул зур сәхнәдә җырлаганда, легенданың тере тавышын тыңлаучы тамашачы тетрәнү кичерде. Күпләр аягүрә басты. Ә аның карашы күбрәк югарыга төбәлгән иде. Бу мизгелләрдә ул без күрмәгән югарылык белән бер сулышта булды кебек. Бүген дә Фәридә апабыз безгә аннан карыйдыр.
Онытмыйбыз, сынатмыйбыз һәм юксынабыз сине, Фәридә апа!!!