Бу юлы Бөтендөнья татар конгрессы белән сәфәр чыккан журналистлар Киров өлкәсенә юл алды. Милләттәшләребез күпләп яшәгән Малмыж районында булып кайттык. Янәшәдә генә, Балтач чиген үткәч тә башлана ул. Юл ераклыгы хәтта сизелми дә. «Алтын ачкыч» Малмыжга кергәч тә, үзләре әйтмешли, болынлыкта урнашкан балалар бакчасы шулай дип атала. Журналистларның беренче тукталышы шунда булды. Исеме җисеменә туры килеп тора. Әйтерсең лә шушы ачкыч Малмыж шәһәренең ишекләрен ача.
Ә ул серле бер дөнья кебек. Үзләре: «Бездә Татарстандагы кебек матурлык, шәп юллар, күз явын алырлык төзелешләр дә юк», – дигән булдылар инде. Хикмәт андамыни? Малмыж – борынгы шәһәр. Анда бүгенгә кадәр күп биналар сакланып калган, җимерелеп ятмыйлар, барысы да халыкка хезмәт итә. Тагын бер күренеш гаҗәпләндерде: Малмыж халкы татарча бик шәп сөйләшә. Район башлыгы Эдуард Симонов чыгышын кинәт кенә догалы сүзләрдән башлагач, аптырабрак калган идек. Катнаш гаиләдән булып чыкты ул. Ике телне дә су кебек эчә. Гомумән, кем белән сөйләшә башласаң да, ул, нинди милләттән булуына карамастан, татар телен я белә, я аңлый булып чыкты. «Татарның татары яши икән бу якларда», – диештеләр журналистлар да. Югыйсә әллә ни иркенәеп китәргә җае да юк кебек бит. Районда дүрт милләт халкы – татарлар, руслар, удмуртлар һәм марилар дус-тату яши. Милләтен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калырга һәрберсе үзенчә тырыша. Инде 32 ел эшләп килгән «Алтын ачкыч»та балаларның 37 проценты – татар.
Татар телен өйрәтү йөзеннән «Күбәләк» исемле татар теле түгәрәге эшли. Зөлфирә апалары Салихҗанова ниләр генә уйлап тапмый. Җыр-бию, сөйләү генә түгел, әллә нинди баш ваткыч уеннар, ярышлар… Кызык булганга, өйрәтә белгәнгәдер инде: түгәрәккә, үзләре теләп, башка милләт балалары да йөри икән. Тырыша-тырыша татар телен өйрәнәләр. Әти-әни, әби-бабайлар да кимен куймый. Әле күптән түгел генә бер баланың әбисе Язилә ханым, милли киемнәр киеп, балаларны татар халкының гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштырып киткән. Бакчада ел саен Сабан туе үткәрәләр. Шул ук вакытта «милләтләр дуслыгы» дигән төшенчә малмыжлылар өчен беренче урында тора. «Россия субъектында яшәгәч, без барлык милләтләргә бертигез карыйбыз. Әмма һәр кешегә үз байлыгын, рухи кыйммәтләрен үзенчә якларга, сакларга мөмкинлек тудырылган», – ди алар бу җәһәттән. «Юлчы» Шәһәргә кергәч тә, күңелгә сары май булып ятарлык тагын бер бина каршылый Малмыжда. Ул – «Юлчы» мәчете. «Ни өчен шулай атала дигәндә, анда юлчылар тукталып, намаз укый, ял итәргә дә мөмкинлекләр бар», – диделәр безгә. Шуңа бәйләп, дингә кагылышлы вакыйгаларны да сөйләп бирделәр.
Баксаң, Малмыж районының татар авылларында гына түгел, ә башка милләтләр күпләп яши торган катнаш авылларда да, хәтта кайбер рус авылларында да (анда берничә татар гаиләсе булырга мөмкин) мәчетләр бар икән. «Бу нәрсәгә бәйле соң? Чиркәүләр дә шулай һәр авылда салынамы?» – дигән сорау биргәч, аптырап калгандай булдылар. Акрын гына: «Чиркәүләр алай һәр авылда да түгел», – дип җавап бирделәр. Ә сәбәбе татар халкының тырышлыгына бәйле булып чыкты. Малмыж районында һәр татар үзе яшәгән урында йорт салганчы ук мәчет салырга тырыша. Бу борын заманнан шулай килгән. Иман йортларының барысы да диярлек халык көче белән күтәрелгән. – Өлкәдә 150дән артык мәчет эшләп килә, – диде Киров өлкәсе мөселманнар нәзарәте рәисе, Иске Йөрек авылының имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Кашапов. – Вәгазьләрне татар телендә генә укыйбыз диярлек. Максатыбыз бер – илебезне, телебезне, милләтебезне күтәрү. Мәчетләрдә балалар белән укулар, җәйге яллар үткәрәбез. Һәр елны диярлек бер мәчет ачылып килә, Аллаһка шөкер. Борынгы иман йортлары беркайчан да эшчәнлеген туктатмаган, манаралары киселмәгән. Нияз хәзрәт үзе Лаеш районындагы Кече Елга авылыннан. Кайчандыр аны, авыл имамлы булсын дип, Иске Йөрекнең колхоз рәисе чакырып алган. Шул көннән бирле аның милләттәшләренә хезмәт итүдән туктаганы юк. «Түгәрәк өстәл» Халык көче белән дигән сүз – беренче чиратта, әлбәттә инде, эшмәкәрләргә таяну.
Журналистлар белән түгәрәк өстәл янында очрашуда да бар иде алар. Шуларның берсе – Киров өлкәсенең Закон чыгару Җыены депутаты, 10 сыйныф белем белән 20 ел колхоз рәисе булып эшләгән, аңа кадәр тирес чыгаручы, механизатор, укытучы, шахтер һөнәрләрен дә үз иткән, бүген ике май заводы тотучы Илгиз Борһанов. – Өлкә думасында элек татарлар юк иде, – диде ул. – Хәзер икәү булдык инде. Тагын бер завод директоры бар. Бу безгә татарларны күтәрер өчен кирәк. Кыскасы, өлкә буенча татарларны хөрмәт итсеннәр, эш-гамәлләрен санласыннар дип тырышабыз». Татар автономия мохтариятенә дә, татар телендә чыгып килүче бердәнбер «Дуслык» газетасына да, башка бик күп оешмаларга, кешеләргә дә ярдәм кулы суза икән эшмәкәр. Бу сәфәрдә безне озата йөрүче, татар телендәге газетаның баш мөхәррире Гөлнара Габдрахманова редакция белән дә таныштырып чыкты. «Дуслык» 34 ел дәвамында чыгып килә. Өчәү эшлиләр. Урыннары гына кысанрак. Аның каравы абунәчеләре күп. Әлеге дә баягы иганәчеләр ярдәм итә икән. Һәр эшмәкәрнең үз авылын белемле, укымышлы итәсе килә. – Газетабызның киләчәге булырмы-юкмы, анысын беркем дә әйтә алмый. Яшәрбез дип өметләнәбез, – диде ул. – Сез, Татарстанда булгач, бәлки аңлап та бетермисездер. Без, руслар арасында яшәгәч, үз телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуыбызга бик горурланабыз. Бу җәһәттән «Дуслык»ның роле бик зур дип уйлыйбыз. Милли-мәдәни автономия җитәкчесе Язилә Әсхәтдинова да бу фикерләр белән килешә. «Казанга баргач, тыңлап йөрим шулай: барысы да русча сөйләшә. Ә бездә татар телен күбрәк кулланалар. Мин, гомумән, татарга кагылышлы чара икән, аны татарча гына үткәрү яклы.
Белмисең икән, я тыңлап кына утырасың, я бөтенләй килмисең инде. Телне шундый катгыйлык белән генә саклап була дип уйлыйм. Шуңа күрә дә мәктәпләрдә, яшьләр арасында зур эшләр алып барабыз. Гореф-гадәтләрне торгызабыз. Һәр авылда «Аулак өй» клублары бар. Яшьләрнең үзләренеке, аңа, заманча булсын дигәннәрдер инде, «Авылник» дип исем куштылар. Аларга кичке уеннарны өйрәтәбез. Элеккеге җырларны, биюләрне, авыллар тарихын бик теләп өйрәнәләр. Мәктәпләрдә ел саен фәнни-гамәли конференцияләр үткәрәбез. Андагы чыгышлар гадәттә гаилә, авыл тарихларына багышлана. Шулай йөри-йөри, чын күңелдән дин юлына кереп китәләр. Яхшы бит инде: гореф-гадәтләрне саклыйлар, әшәке юлда йөрмиләр. «Түгәрәк өстәл»нең хуҗасы – китапханә методисты Сәрия Хәлиуллина да, татар телендә үткәрелгән бәйрәмнәр, фестивальләр турында сөйләп, безне шаккатырды. Ахыр чиктә кемдер: «Нинди генә эшкә тотынсак та, без үзебезне Татарстанныкылар дип хис итәбез. Казан якында гына бит. Балтач районы белән аралашып яшибез.
Ә сезнең килүегез безне күршеләребез янында тагын бер башка күтәрде. Бу бит – кунакка килү генә түгел, ә таяныр кешең бар дип, күңелдә ышаныч ныгу дигән сүз», – диде. Без дә өметләрне акларга тырышып, сәфәребезне татар авыллары буйлап дәвам иттердек. Малмыж районы турында белешмә: Киров өлкәсенең көньяк өлешендә урнашкан. Мәйданы – 2196,38 кв. км. Үзәге – Малмыж шәһәре (Киров шәһәреннән 294 км читтә). Халкы – 28070 кеше, шул исәптән татарлар – 9851 кеше. Районда 13 татар һәм 8 катнаш торак пункты бар. Иң зур татар авыллары: Иске Йөрек (760 кеше), Татар Югары Гоньбасы (726), Яңа Смәел (715), Аджим (367), Арык (217), Яңа Йөрек (495), Таң (493). Татарларның күбесе район үзәгендә яши. Район территориясендә татарларның Казан ханлыгы чорыннан бирле яшәгәне билгеле. Аларның күпләп күченүләре Казан ханлыгы җимерелгәннән соң башлана. Соңгы күченүләре 1930 нчы еллардагы күмәкләштерү һәм сәяси репрессияләр, шулай ук сугыштан соңгы чорда районда урман сәнәгате предприятиеләренең үсешенә бәйле.
Татарлар озак вакыт игенчелек һәм терлекчелек, киез итек басу, бау ишү, тимерчелек, балта эше, мич чыгару һәм башка кәсепләр белән шөгыльләнә. 1893 елда Малмыжда татар мәктәбе ачыла. 1902 елда Яңа Смәел, 1912 елда Татар Югары Гоньбасы авылларында – мәдрәсә, 1915 елда Иске Йөрек авылында ир балалар өчен, 1916 елда кыз балалар өчен татар мәктәпләре барлыкка килә. 1920 еллар башында Иске Йөрек, Татар Югары Гоньбасы һәм Яңа Смәел авылларында татар мәктәпләре булдырыла, 1960–1986 елларда алар рус мәктәбе итеп үзгәртелә.