«Финляндиядә яшәүче миллтәшләребезнең тарихы турында “Татары Финляндии: история, интеграция, сохранение идентичности” исемле яңа китап дөнья күрде», – дип узган саныбызда гына язып чыккан идек. Шул уңайдан без аның авторы, фәлсәфә фәннәре докторы, Финляндия Ислам җәмәгате имамы, сафаҗайлы якташыбыз Рамил БЕЛЯЕВ белән элемтәгә чыктык һәм берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Рамил хәзрәт, «Туган як» газетасы укучылары исеменнән Сезне яңа китабыгыз чыгу уңаеннан тәбрик итәбез! Шул хезмәтегез турында кыскача гына сөйләп үтсәгез иде.
– Мөхтәрәм «Туган як» газетасы редакциясе, хөрмәтле якташларым, җылы котлауларыгыз өчен зур рәхмәт! Мин бит еракта яшәсәм дә, күңелем сезнең белән, шуңа ки атна саен «Туган як»ны көтеп алам, йотлыгып укып чыгам.
Ә бу китапның нәтиҗәсенә ирешү озак вакыт алды. Финляндиядә яшәүче милләттәшләребезнең тарихын ерак 2004 елда өйрәнә башладым. Ул вакытта мин Коломна дәүләт педагогика институтының тарих факультеты студенты идем һәм диплом эшемне нәкъ шул темага багышладым. Ә Финляндиягә эшкә чакыргач, бу өлкәдә фәнни тикшерүләремне дәвам итәр өчен, 2009 елда Хельсинки университетына укырга кердем, ә инде 2017 елда шул темага фәнни диссертация якладым һәм нәкъ аның нигезендә бу китап язылды да.
Диссертациянең оппонентлары танылган татар тарихчылары профессор Юлай Шамилуглы һәм профессор Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев иделәр. Искәндәр әфәнде бу яңа китапның фәнни мөхәррире булырга да ризалыгын белдерде. Әлбәттә, татар тарихын белүче шундый мәртәбәле профессорлар белән мөгамәлә кылу минем өчен зур шәрәф (честь), хөрмәтле докторларга тирән рәхмәтләрем.
– Китапның эчтәлеген бераз гына ачыклап алмассызмы?
– Әлбәттә! Китап җиде өлештән һәм 288 биттән тора. Беренче өлешендә гомуми татар милләтенең тарихы чагыла. Калган өлешләре Суомида яшәүче милләттәшләребезнен тарихы белән бәйле. Финляндия татарларының тарихы Түбән Новгород өлкәсендә татар авылларының барлыкка килүләре белән башлана һәм бүгенге көнгә килеп тоташа. Кыскача әйткәндә, якташларыбызның авыллардан Финляндиягә күчүләре, анда яңа тормыш корулары, яңа Ватанга төрле яктан хезмәт итүләре, сугышларда катнашулары һ. б. күп нәрсә турында сөйләнелә. Шулай ук милләттәшләребезнең үзләрен саклап калулары, тел һәм динне үстерүләре, матди һәм мәгънәви мираска ирешү юллары күзалдында тотыла. Китапның ахырында Финляндия татарларының үзен саклау нәтиҗәсендә дини-милли азчылыклар өчен саклау юллары да тәкъдим ителә. Моны мин бик тә мөһим дип күрәм, чөнки бүген татарлар гына түгел, ә дөньяда күп милләтләр югалу дәрәҗәсендә тора. Бу милләтләрне саклап калырга мисал һәм кулланыр өчен үрнәк модель кирәк. Ә Финляндиядә яшәүче якташларыбыз моның өчен уңай мисал.
– Китабыгызны чыгарырга кем булышты?
– Диссертация яклау утырышында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил әфәнде Шәйхразиев та катнашкан иде. Ул бу эшкә зур бәя бирде һәм фәнни-популяр китап Казанда нәшер ителсен дигән фикер белдерде. Әлбәттә, бу фикергә мин бик шатландым һәм кәнагәтьчелек белән ризалаштым.
Васил әфәнде диссертациянең фәнни-популяр проектын Татарстан президенты Рөстәм Нургали улы Минңехановка тәкъдим итә һәм хуплау таба. Нәтиҗәдә, яңа китабыма Татарстан хөкүмәте тарафыннан тулысынча матди ярдәм күрсәтелде, шуңа күрә Казанда әзерләнде дә.
Форсаттан файдаланып, бу китапны нәшер итүдә олы ярдәм күрсәткәне өчен шәхсән Рөстәм Нургалиевичка һәм китапны бастыруга зур этәргеч биргән Васил Гаязовичка тирән рәхмәтләремне белдерәм. Шулай ук “Татар балалар нәшрияты”н җитәкләгән Марат Фуат улы Ганиевка да рәхмәтлемен. Аның кул астында югары профессиналь иҗади төркем эшли, чөнки китапны нәшер итүдә туып торган төзәтмәләрне һәм өстәмәләрне оператив рәвештә кертә бардык. Эш барышында күбрәк Алсу ханым Низамеева һәм Дмитрий әфәнде Гиацинтов белән аралашырга туры килде. Алар сабыр гына минем бар үтенечләрне зур игътибар белән канәгатьләндереп килделәр, үзләре дә бик күп мөһим нәрсәләр тәкъдим иттеләр.
– Рамил хәзрәт, белгәнемчә, безнең фин татарлары русча укый алмый, шуңа бу китабыгызны үз телебездә, я булмаса фин теленә тәрҗемә итеп чыгарырга исәп юкмы?
– Әлбәттә, китапны фин теленә тәрҗемә итеп,Финлядиядә нәшер итүне кирәк дип күрәм, чөнки анда сүз Суоминың тел һәм дин азчылыгы турында бара. Бәлки төрек, инглиз телләренә тәрҗемәләре дә үз укучыларын табар иде. Ә безнең үз ана телебезгә аны тәрҗемә итү эше башланып китте инде.
– Безгә калса, бу китап безнең татарларга да бик кызык булыр иде. Аны туган якларыгызда презентацияләүне күз уңында тотмыйсызмы?
– Һичшиксез, булачак. Нижгар татарлары автономиясенең башкарма директоры Зилә ханым Ахмадуллина аны көз айларында Түбән Новгородта уздырырга тәкъдим итте. Ә мин аны әле шушы юл уңаеннан Сергачта, “Туган як” редакциясендә дә үткәрергә планлаштырам, әгәр сез риза булсагыз.
– Әлбәттә, без риза һәм Сезне кабул итәргә бик шат булырбыз. Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Рамил, хәзрәт. Димәк, киләсе очрашуларга кадәр сау булыйк та, бар булыйк!
Олег Әндерҗанов.
“Туган як” газетасы
Түбән Новгород өлкәсе