Бер гасыр дәвамында Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татарлар яшәгән төрле төбәкләргә фәнни экспедицияләр оештырып, халкыбызның милли-мәдәни мирасын өйрәнү эшен дәвам итә.
Быел без 19–30 июньдә Мордовия Республикасында унике көнлек фәнни сәфәрдә булдык. Барлыгы унбиш торак пунктта яшәүче татарларның тел үзенчәлекләрен, халык авыз иҗатын, эпиграфик һәйкәлләрен, традицион музыка мәдәниятен, татар халык сәнгате үрнәкләрен өйрәнү белән шөгыльләндек. Һәр авылда безне якты йөз, ачык чырай белән каршы алып, көчләреннән килгәнчә ярдәм иттеләр. Без тагын бер кат халкыбызның кунакчыллыгына һәм зыялылыгына инандык.
Әлеге комплекслы фәнни экспедиция барышында Ромоданово районының Ләбәжә (Алтары) авылында да булдык. Авыл халкы безне бик җылы каршы алды. Кояшлы матур җәй көнендә яшеллеккә күмелгән, балкып торган авылларында кунак итте. Төрлебез төрле юнәлештә эшләгәнлектән, йортларга кереп, авыл халкы белән аралашып, алдагы фәнни тикшеренүләребез өчен бай материал тупладык. Авыл советы җитәкчеләре, мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр безне бик хөрмәтләп, авыллары, анда яшәүчеләр белән таныштырып йөрделәр. Аларга без чиксез рәхмәтлебез!
Комплекслы экспедицияләр вакытында төрле җирлекләрдә кием-салым, һөнәрләр, азык-төлек әзерләү рәвеше, архитектура, музыка сәнгате буенча да күзәтүләр ясала. Шулай ук аларда эшләп килгән төбәкне өйрәнү музейлары да игьтибардан читтә калмый. Безгә шундыйларның берсе – Ләбәжә авылы музее белән танышырга насыйп булды. Биредә безне халкы, үз авылының тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге өчен җан атып яшәүче Наил Хәйдәр улы Исхаков каршы алды. Ул безгә музей буенча экскурсия дә уздырды.
Музей мәктәпнең бер бүлмәсендә урнашкан. Ул 1995 елда мәктәп җитәкчелеге инициативасы белән ачыла. Музейны ачу һәм аны экспонатлар белән баету өчен эзләнүчән, тынгы белмәс, искиткеч сәләтле, шул ук вакытта үҗәт тә булган Исхаков Наил Хәйдәр улы зур тырышлык куя. Ул авыл, туган як тарихы буенча материалларны бөртекләп җыя, бу эшкә мәктәп укучыларын, укытучыларны, ата-аналарны да җәлеп итә. Авылдашлары да аңа зур ярдәм күрсәтәләр.
Наил абый – укытучы, мәктәптә физика фәнен укыта, пенсия яшендә булуына карамастан, яраткан эшен ташламый, балаларга белем бирүен дәвам итә. 2019 елда «Беркем онытылмый, бернәрсә дә хәтердән җуелмый» проектында катнашып, Президент грантына ия була. Әлеге грант исәбенә музейда ремонт эшләре башкарыла, андагы экспозицияләр тагын да баетыла.
Безгә төрле музейлар, музей почмаклары белән танышырга туры килә, әйтергә кирәк, Ләбәжә авылы төбәкне өйрәнү музее гаять бай фондларга ия.
Музейның бер бүлегендә Бөек Ватан, Әфган, Чечня сугышларында катнашучылар турында материаллар, төбәк, авыл, мәктәп тарихы, күмәк хуҗалык алдынгылары, авылның танылган шәхесләре турында мәгълүмат урнаштырылган. Бөек Ватан сугышы каһарманнарының, Әфганстан, Чечня дәһшәте аша үткәннәрнең, кайнар нокталарда булып, зур сынау юлы узганнарның истәлеген кадерләп саклауга Наил Хәйдәр улы күп көч куя. Ләбәжә авылыннан 16 егет Әфганстанда хезмәт итә. Ләкин шулардан Кадыйркаев Рафик Абдулла улы (Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән) һәм Кузяев Мөнир Мансур улы үз интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак була. Аларга багышлап, якыннарына язылган хатлары, тәрҗемәи хәлләре урын алган “Подвиг Ваш бессмертен” (”Батырлыгыгыз мәңгелек”) дип аталган стенд эшләнгән. Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучыларның алтмышка якын истәлекле альбомнары саклана. Шундыйлардан Слаев Фатих Хәсән улына музейда аерым почмак булдырылган. Заманында ул үзе дә «Колхозчы-ударник» газетасында мөхәррир урынбасары булып эшләгән, авыл хезмәтчәннәре, авыл тормышы хакында мәкаләләр бастырган. Музейда аның фронттан язган берничә хаты саклана. Кызганычка каршы, Фатих Хәсән улы сугыштан кире әйләнеп кайта алмаган…
Гомумән, музейда һәр мәгълүмат матур һәм зәвыклы итеп эшләнгән стендларда, төбәкнең тарихын чагылдырган фотосурәтләр, язмаларда да чагыла. Шунысы да мөһим, сугыш ветераннары истәлекләрен мәңгеләштерү максатыннан, Наил абый тәвәккәллеге белән авылда Әфган сугышында катнашучылар истәлегенә куелган обелиск-һәйкәл дә төзекләндерелә.
Музейда педагог, шәркыятьче галим, педагогика фәннәре докторы Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовка багышланган “Герой партасы” урнаштырылган. Мирза Мәхмүтовның шәрәфле исемнәре бик күп, ул 18 ел Татарстан мәгариф министры булып эшләгән, бу өлкәдә искиткеч зур хезмәт куйган кешеләрнең берсе. Шундый мөхтәрәм шәхесләре, олпат затлары белән горурланып яшиләр Ләбәжәдә!
Ләбәжә авылы мәчетләре, аның имам-хатыйплары, мөгаллим-мөдәррисләрнең һәрберсен барлап, зур итеп чыгарылган календарьга аерым тукталып үтәсебез килә. Зур тарихны сыйдырган бу календарь ел саен чыгарылса да, артыгы булмас. Әлеге үзенчәлекле календарь күп җирлекләргә өлге булып торырлык! Стена календаре итеп эшләнгән бу ядкәр киләчәк буыннарга олпат тарихларын искә төшереп торырга, онытмаска бик зур ярдәм итәр һәм һәр авылныкы шулай эшләнсә, нинди күркәм һәм затлы бүләкләрнең берсе булыр иде.
Музейның бер экспозициясендә әлеге төбәктә яшәүче татарларның мәдәниятен һәм көнкүрешен гәүдәләндерә торган экспонатлар урнашкан. Бер почмакта XX гасыр татар йортының эчке күренеше торгызылган. Әлеге йортны Наил абый үз куллары белән эшләгән, аңа килеп керү белән башка дөньяга эләккән кебек буласың, һәр экспонаттан җылылык бөркелә, җанга рәхәтлек иңә. Башкача була да алмастыр мөгаен, чөнки ул Наил абыйның йөрәк кушуы буенча, бар күңелен салып эшләнгән. Тагын шундыйлардан, балалар арбасы-чыгыр беркемне дә битараф калдырмастыр. Аны да Наил абый үзе ясаган, үзе матурлаган, сурәтләр төшергән. Шулай ук натураль хуҗалык алып бара торган татар гаиләсенең эш кораллары да күптөрле. Ни генә юк монда: чигелгән, тегелгән күлмәк-сөлгеләр, әби-бабаларыбыз кулланган эш кораллары, йон эрләү кабалары, иске язу машиналары, авыл тарихын яктырта торган язма-документаль мәкаләләр, материаллар, тимер һәм кәгазь акчалар, иске бизмән, күкеле сәгать, самовыр, чуен үтүк, чабаталар, чалгылар, ышкылар һ.б. Туку осталыгы исә үзе генә дә күз явын алырлык!
Безне, этнографияне өйрәнүче галимнәр буларак, музей фондларында саклана торган милли киемнәр бик куандырды, аеруча XIX–XX йөз башына караган ирләр чапаны. Шулай ук татар-мишәрләрдә характерлы булган хатын-кыз камзулы, күлмәкләр кызыксыну уятты. Татар милләтен билгели торган кием төре булган бу камзуллар, сәнгать белгечебез Людмила Михайловна Шкляева искәрткәнчә, инде бик сирәк очрый, биредәге өлгегә дә бүгенге көндә реставрация таләп ителә. Мондый экспонатлар халкыбызның зәвыгы, кулга осталыгы хакында сөйли, күңел җылысы белән эшләнгән мондый әйберләрдән затлылык аңкып тора.
Музей киләчәк буынга чын мәгънәсендә тәрбия чыганагы булып тора. Укучылар өчен музейда үткәрелгән класс сәгатьләре искиткеч бай тарихи мәгълүмат бирә, тарихи вакыйгаларны аңларга ярдәм итә, илебез тарихына кызыксыну уята. Татар халкы тарихын өйрәнүдә музейда саклана торган авыл тарихын чагылдырган экспонатлар, фоторәсемнәр, китаплар белем һәм тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. Балаларны халкыбыз тарихы, рухи казанышлары, милли үзенчәлекләре, йолалары, тормыш-көнкүрешенә кагылышлы экспонатлар белән таныштыралар. Әлеге музейда уздырылган чаралар еш кына чын мәгънәсендә тормыш дәресләренә, дөньяны танып-белү дәресләренә әверелә, хәтергә берегеп кала. Төп игътибар һаман да үткәннәребезнең кадерле ядкәрләре булган рухи мирасны саклау, аларны халыкка җиткерүгә, тәкъдим итүгә юнәлдерелә. Мондый музейларның эшләп килүе бик мөһим. Шунысы да куандыра, Наил абый әйтүенчә, музей яңа экспонатлар белән тулыланып тора, авыл халкы да бу эшкә бик җаваплы карап, үзләре күп кенә истәлекле әйберләрне фондларга тапшыра.
Наил абый кырык елдан артык үз туган төбәгенең тарихын бөртекләп җыя, Мордовия, Мәскәү, Пенза архивларында, төрле китапханәләрдә шөгыльләнә. Шуның нәтиҗәсе буларак, ул – өч китап авторы.
Шунысы да бик күркәм: Наил Хәйдәр улы укучылар белән төбәк тарихын өйрәнүгә бәйле төрле олимпиада һәм конкурсларда катнашып, призлы урыннар алалар. 2023 елда гына да алар Халыкара, Россиякүләм, Республика бәйгеләрендә 1 нче дәрәҗә 16 диплом белән бүләкләнгәннәр.
Күргәнебезчә, фидакяр, ару-талуны белмәс кешеләр яши Ләбәжә авылында. Наил абый авылдашлары белән берлектә күп кенә проектларда катнаша. Аның эшләнәсе эшләре, теләк, максатлары әле бик күп. Ул шуларны тормышка ашыру белән янып яши. Алга таба да уңышлар юлдаш булып, үз төбәге, туган авылы, Ләбәжә авылы кешеләре өчен тырышкан тынгысыз Наил абыйның башлангычлары җиңү үрләрен яуласын дигән теләктә калабыз. Шундый фидакяр җаннар булганда тарихыбыз онытылмас, аның юлын дәвам итүчеләр табылыр, ышанычлы алмаш та булдырылыр. «Мең кат ишеткәнче, бер кат күрүең хәерлерәк» диләр. Музейга килсәгез, сез моңа үзегез дә инанырсыз! Тагын бер кат мәктәп коллективына, Наил абыйга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
Әлфия Булатова, филология фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре,
Ләйлә Гарипова, филология фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең Язма мирас үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре