26 февральдә Ульян каласының татар мәдәният үзәгендә «Чуашстан татарларының мәдәният һәм сәнгать көне” уңаеннан Ульян өлкәсе милли-мәдәни мөхтәрияте белән Чуашстан татарлары милли- мәдәни мөхтәрияте очрашты, киләчәктә багланышларны аттыру өчен Килешү төзеде.

Әлеге чарада дин, дәүләт органнары, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте – төбәк иҗтимагый оешмасы   җитәкчесе Рәмис Сафин һәм Чуашстан татарлары милли-мәдәния мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов һәм ике яктан президиум әгъзаләре әлеге чарага нык хәстәрләнеп, зур югарылыкта үткәрделәр. Килешү 
Бәйрәм программасы бик бай булды: күргәзмә, осталык дәресләре, Урмай авылының танылган фолҗклор һәм эстрада ансамбленең “Кәрван мирасы” тамашасы, зал тулы тамашачы алкышлары – болар барысы да төбәкләр татарлары мәдәни тормышында бәйрәм рухы, бердәмлек халәте тудырды. Бәйрәм күтәренке рухта, киләчәккә тагын очрашулар булсын иде дигән теләктә калды.
Фәрит Гыйбатдинов, Чувашстан Республикасы



 
					
				 
 
			






