18 октябрьә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләре халыкара берлегенең Милли Шурасы рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев Самара өлкәсе губернаторы вазыйфасын вакытлычы башкаручы Дмитрий Азаров белән дә очрашты. Дустанә мөнәсәбәттә узган очрашуда өлкә татарларын борчыган проблемалар да күтәрелде. Анда “Яктылык” мәктәбенә янкорма төзү, балаларына туган телдә белем бирергә теләгән ата-аналарның күп булуы сәбәпле шәһәрдә тагын 
Бу очрашуда Самара өлкәсенең “Дуслык” төбәк иҗади оешмасы президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев, Самара өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин, Самара шәһәре Промышленный районы башлыгы Минәхмәт Мидехат улы Хәлиуллов һәм Бөтендөнья татар дөнья конгрессы җитәкчесе урынбасары Марс Рифкат улы Тукаев та катнашты.
