ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Эшлекле сәфәр белән Әтнә районында булдылар
Эшлекле сәфәр белән Әтнә районында булдылар

Эшлекле сәфәр белән Әтнә районында булдылар

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов эшлекле сәфәр белән Әтнә районында булды. Очрашуда Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе Советы әгъзалары, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре, мәдәният, мәгариф бүлеге, Г.Тукай исемендәге татар дәүләт драма театры җитәкчеләре, район имам-мөхтәсибе, «Әтнә таңы» район гәзитенең баш мөхәррире катнашты.
Төп максат – Татарстан радиосында «Татарлар: үз өемдә – үз көем» дип исемләнгән радиотапшыру әзерләү иде.

Анда Әтнә театрының директоры урынбасары Гөлүсә Батталова театр тарихы һәм уңышлары белән таныштырды.

Магариф бүлеге җитәкчесе Рафис Фатыйхов милли мәсьәләләргә тукталды. Ул районда татар телен саклау һәм үстерү буенча алып барылган эшләр хакында бәян итте. Милли гореф-гадәтләрне торгызу һәм үстерүгә зур игътибар бирелүен ассызыклады.

Очрашуда район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Абдуллина, “Ак калфак” хатын- кызлар иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Раилә Галиева да үз чыгышларында башкарылган эшләренә байкау ясады.

Шулай ук бу көнне Ирек Шәрипов Бәрәскә авылының таш мәчетендә булды. Мәчетнең тарихы, аның төзелеше, дини һәм мәдәни әһәмияте турында мәгълүмат белән танышты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*