Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Рәисе Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улы Әстерхан өлкәсе губернаторы Бабушкин Игорь Юрьевич белән очрашты.
Эшлекле очрашу барышында алар XV «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы турында фикер алыштылар.
Игорь Юрьевич шулай ук Әстерхан өлкәсендә татарларның тормышы турында да сөйләде. 2023нче елда узган Бөтенроссия авыл Сабантуе истәлекләре белән уртаклашты.