tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерхан өлкәсе Муса Җәлилгә багышланган чаралар узды
Әстерхан өлкәсе Муса Җәлилгә багышланган чаралар узды

Әстерхан өлкәсе Муса Җәлилгә багышланган чаралар узды

15нче февраль – татар халкының бөек патриот герой-шагыйре Муса Җәлилне искә алу көне иде. Әстерхан өлкәсе Идел буе районы Киләче авылы мәктәбе укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы белән бергә, рус совет шагыйре М. К. Луконинның йорт музеенда, олуг шәхесебезгә багышланган чарада катнаштылар.

Әлеге музейда Муса Җәлилгә багышланган махсус почмак бар. 1933 елда Муса Җәлил хәбәрче буларак, Әстерхан өлкәсендәге Киләче авылына килгән һәм анда Ибраһим абый Мәхмүтов белән ике атна торып киткән. Биредә ул иҗат белән шөгыльләнгән, дусларына һәм якыннарына хатлар язган. Авылның бер урамы шагыйрь исемен йөртә.

Оештырылган чарада Муса Җәлилнең сүзләренә язылган шигырьләр яңгырады. Мәдәният йорты директоры Р. Ш. Бисенгазиева һәм китапханәче Б. Курманова герой шагыйрьнең иҗаты һәм батырлыгы турында сөйләделәр, музей буйлап экскурсия уздырдылар. Муса Җәлилнең батырлыгы, туган халкына һәм туган теленә булган көчле мәхәббәте турында татар әдәбияты дәресләреннән яхшы хәбәрдар булган укучылар, үзләрендә татар халкы белән горурлану хисен тоеп кайттылар.

Көн дәвамында Әстерханда Җәлилгә багышланган күп чаралар узды, шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр куелды. Шулай ук “Ак калфак” оешмасыннан актив кызыбыз Фәридә Сатлыкова Әстерхан өлкәсе Идел буе районы Ярлы Түбә авылы балалар бакчасында Муса Җәлилгә багышланган бик матур чара уздырды.

Наилә Есенбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*