tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерхан өлкәсендә татар теле укытучылары өчен бәйрәм оештырылды
Әстерхан өлкәсендә татар теле укытучылары өчен бәйрәм оештырылды

Әстерхан өлкәсендә татар теле укытучылары өчен бәйрәм оештырылды

Әстерхан өлкәсе “Дуслык” татар мәдәнияте оешмасы рәисе Әнвәр Алмаев татар теле укытучыларын һәр ел саен Укытучылар көне һәм Яңа ел белән котлап төрле чаралар уздыра. Быел да мул табын әзерләнгән кафеда бик күңелле бәйрәм оештырды. Әстерхан өлкәсендә татар милли мәдәниятен, телен һәм татар халкының тарихын саклап калу эшен актив алып бараган 17 укытучы кунакка килде.

Укытучылар татар телен мәктәпләрдә,балалар бакчаларында,мәчетләрдә һәм “Дуслык”оешмасында укыталар. Барлык татар теле укытучылара Әстерхан өлкәсендә эшләп килгән “Ак калфак” татар хатын кызлары оешмасы активистлары. Әнвәр Алмаев һәм “Дуслык”оешмасы рәисе урынбасары Рамазанов Рәсим  укытучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.Тәбрикләү, рәхмәт сүзләре, изге теләкләр,  яңгыраганнан соң, укытучылар үзләренең эш-гамәлләре белән уртаклаштылар. Укытучылар башкарган милли җырлар бәйрәмдә аеруча күңелләргә хуш килде.Чәй табыны артында “Гаилә елын” ябу тантанасы турында да фикер алышулар булды.Шулай ук  истәлеккә фотога төштеләр.

Бу мизгелләр  тарихка кереп калыр.Күтәренке кәефтә, яңа идеялар һәм рәхмәт сүзләре белән татар мөгаллимнәре  өйләренә таралыштылар.

Наилә Есенбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*