Бүген Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Әстерханга эшлекле сәфәре кысаларында “Татар кызы” бәйгесенең төбәк этабы финалында катнашты.

“Татар хатын-кызлары һәрвакытта чиста, пөхтә, мәхәббәтле дә, гаиләле дә булган. Бөтен асыл сыйфатлар хас булган аларга. 90-60-90 параметрларына ия булганнарны түгел, ә “Татар кызы” аша нәкъ менә татар хатын-кызының пөхтәлеген күрсәтәбез”, – ди ул.
Әстерханда узган “Татар кызы” төбәк финалына 8 кыз – Салякова Лилия, Смирнова Наилә, Крикун Олеся, Габиева Фәимә, Яппарова Фаина, салиева Карина, Мусаева Ләйлә, Аубәкерова Гүзәл узган. Аларның һәркайсы халкыбызга хас асыл сыйфатларны чагылдырырга, төрле бәйгеләрдә уңган-булганлыгын, зирәклеген күрсәтергә, телебезгә-тарихыбызга мәхәббәтен расларга тырышты.
Бу бәйгене оештыручыларга рәхмәтемне белдерәсем килә. Бу зур эш, моның мәшәкатьләре бик күп. Сайлау да җиңел түгел. Монда 8 берсеннән-берсе матур кыз. Кемнедер аерып үтү дә кыен , – дип билгеләде Васил Шәйхразиев.

Васил Шәйхразиев исә “Татар телен иң яхшы белүче” номинациясендәге җиңүчене бүләкләде. Бу исемгә Әстерханда яшәүче Фәимә Габиева лаек дип табылган. Кызның ата-бабалары Җәмәле авылыннан. Конгресс исеменнән Милли Шура рәисе Фәимә Габиевага диплом һәм бүләккә планшет тапшырды.
Гомумән, финалистларның берсе дә бүләксез калмады – һәркайсы ниндидер номинациядә билгеләп үтелде. Шул рәвешле Әстерхан өлкәсе “Татар кызы 2018” бәйгесенең “Хыял кызы”, “Алтын кызы”, “Әкият кызы”, “Рәсем кызы”, “Иркә кызы”, “Чибәр кызы”, “Ялкын кызы бүләкләнде.
Шулай ук Милли Шура рәисе “Дуслык” татар милли мәдәнияте җәмгыяте җитәкчесе Әнвәр Алмаевка татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен «Рәхмәт хаты” тапшырды.






