Әстерхан өлкәсенең “Дуслык” татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев Иван Грозныйга һәйкәл кую тәкъдименә каршы булуын әйтте.
- Иван Грозный Түбән Новгородта меңләгән христианны батырган дигән мәгълүмат ишеткән бар. Ничек инде шушындый ерткычлык кылган кешенең һәйкәлен кайдадыр куеп була? Мин инде аның татарларга карата кылган ерткычлыгын әйтеп тә тормыйм”, – диде ул.
Әстерхан дәүләт университеты студентлары белән очрашу вакытында Бөтендөнья Рус Халык соборы башлыгы урынбасары Константин Малофеевтан Иван Грозныйга һәйкәл куюга мөнәсәбәте турында сорыйлар.“Әстерханлыларга кирәк булса, чыгымнарның яртысын күтәрәм”, – дип җавап бирә. “Әстерханлыларга, әлбәттә, бу кирәк түгел”, – диде Әнвәр Алмаев.
Әстерханда Иван Грозныйга һәйкәл кую тәкъдиме 1990 елларда ук әйтелә башлаган иде. 2016 елда “ВеРИм” оешмасы Ленин мәйданында Иван Грозный һәйкәлен кую тәкъдиме белән шәһәр мэриясенә мөрәҗәгать итте. Мэр Алена Губанова “Иван Грозныйның фигурасы каршылыклы кабул ителү четерекле” булу сәбәпле, “катлаулы” мәсьәлә дип, тәкъдимне кире какты.
Алмаев фикеренчә, бу тәкъдим үзләрен патша Россиясе белән бәйле итеп күрсәткән оешма вәкилләренең шәхси фикерләре генә.
- Бу аларның шәхси фикере. Әмма аларга халыкның төп өлеше теләктәшлек күрсәтәме – менә сорау шунда. Әлегә беркемнең дә мондый тәкъдим белән чыкканы юк. Бу тәкъдимгә хәтта игътибар биреп тормаска да була, дип саныйм, – диде Әнвәр Алмаев.
Әстерхан ханлыгы – Олы Урда (Алтын Урданың төп өлеше, XV гасырда барлыкка килә) җирләрендә 1459-1460 елларда барлыкка килгән ханлык. Иван Грозный патшалык иткән вакытта, 1556 елда воевода Иван Черемисинов гаскәре аны сугышсыз яулап ала.
Рәмис Латыйпов