Әстерханда “Халыклар дуслыгы” исемле милли мәдәниятләрнең өлкә фестивале үтте.
Бу чараны өлкәнең яшьләре эшләре буенча агентлыгы һәм Әстерхан дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы оештырды. Һәм фестиваль музей-тыюлык базасында үткәрелде дә. Биредә милли-мәдәни оешмаларның яшьләр бүлекчәләре оештырган күргәзмә эшләде. Анда Әстерхан өлкәсендә яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышып була иде.
Милли киемнәрнең һәм музыка уен коралларының төрлелеге, милли ашларның тәме, тел, гореф-гадәтләрнең байлыгы жюрины таң калдырды.
Әстерхандагы “Дуслык” татар мәдәнияте җәмгыяте үз халкының тарихын һәм гореф-гадәтләрен иң яхшы белүче дип танылды һәм шул исемдәге номинациядә җиңүче дип табылды.
Оештыручылар фестивальне ел саен үткәрергә ниятләп тора.