tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әти-әнием – тыл хезмәтчәннәре
Әти-әнием – тыл хезмәтчәннәре

Әти-әнием – тыл хезмәтчәннәре

Быел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтте. Ул чор вакыйгалары үткәнгә китә, ләкин алар турындагы хәтер мәңгегә кала. Бу авыр елларда фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре Бөек Җиңүне якынайту өчен батырларча эш итәләр.

Сугыш фаҗигасе минем гаиләмә дә кагылды. Сугышның беренче көннәрендә минем бабам – Тачитдин Шәмсетдинов, шулай ук туганнарым – Айнетдин Шәмсетдинов, Таштимир Камалетдинов фронтка китәләр.

Ә минем әти-әнием сугыш елларында колхозда хезмәт куялар, Җиңүне якынайтуга көчләреннән килгәнчә өлеш кертәләр. Тыныч вакытта да фидакарьләрчә эшлиләр. Юрмы, Әшле, Янек авылларында барлык ирләр сугышка китә, картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Алар барлык авыр эшләрне башкаралар, ачлык, салкыннарны кичерәләр, фронтка ярдәм итәләр.

Минем әти – Тимербулат Камалетдинов 1916 елның 23 мартында туган. Сугыш башланганда аңа 25 яшь була, әмма сәламәтлеге өчен аны фронтка җибәрмиләр, иң авыр участокларда эшләргә туры килә, анда ир-ат көче һәм осталык таләп ителә. Колхозда терлекче булып эшли. Башка колхозчылар белән бергә печән әзерли, ишегалларын ремонтлый, барлык кыр эшләрендә һәм агач әзерләүдә катнаша, Балык тоту бригадасын җитәкли, аның үз аулары һәм барлык кораллары була. Бөтен авыл хуҗалыгы продукциясен фронтка ярдәм итү өчен дәүләткә тапшыралар.

Әти эш сөючән, җаваплы, тыйнак, яхшы күңелле, һәрнәрсәгә оста кеше иде. Ул авыл кешеләре өчен агач көймәләр (долбленкалар), ат, балалар чаналары, аучылар өчен чаңгылар, агач тырмалар, көрәкләр, сәнәкләр, чаңгылар ясый, һәркем өчен кул пычкылары кайрый. Аның осталыгы колхоз өчен зур ярдәм була. Төзүче, балта остасы, тимерче, балыкчы буларак, авылдашларына булыша.

Тимербулат Хисаметдин улы, үзен кызганмыйча, сугыштан соң да «Ватан» совхозында тырышып эшли. Фермада эшләп, бөтен гаиләсе белән печән әзерләү планын үти, совхозның төзелеш бригадасы составында йортлар төзи. Әти үзенең хезмәт сөючәнлеге, сабырлыгы, чыдамлыгы, намуслы хезмәте белән сугыш елларында һәм тыныч вакытта күп бүләкләргә лаек була. Гомуми хезмәт стажы 50 елга якын. Аның совхоз администрациясеннән бик күп Мактау грамоталары бар, «Хезмәт ветераны» һәм «1941– 1945 еллар Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медальләре, Җиңү көненә багышланган юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Әнием – Ниязбигә Тачитдин кызы, 1925 елның 5 мартында туган, бик яшьли әнисез калган. Сугыш башланганда аңа нибары 16 яшь була. Әтисе сугышка киткән, ә ул кечкенә сеңелесе Тимербигә белән калган. Укырга вакыт юк, нибары 4 сыйныфны тәмамлаган. Өлкәннәр белән беррәттән аңа колхозда эшләргә туры килгән. Фермада бозау караучы, терлекче булып эшли, сыер сава, басуларны утауга, утын һәм печән әзерләүгә йөри. Атларны фронтка алып китү сәбәпле, сыер һәм үгезләр җиккәннәр, алар белән басулар сөргәннәр, кышын печән һәм утын ташыганнар.

Беренче тәгәрмәчле трактор килеп чыккач, колхозчылар шатланалар. Әнигә шушы тракторда кыр эшләрен башкарырга өйрәнергә туры килә. Төннәрен дә эшлиләр, яшь кызлар чиратлашып ял итәләр дә, яңадан штурвалга утыралар. Авыр хезмәт, салкын һәм ачлык әнине чыныктыра. Бик кыен булса да, колхозчылар түзәләр, фронтка ярдәм итәргә кирәк була.

Тыныч вакытта Ниязбигә Тачитдин кызы колхозда, соңрак «Родина» совхозында фермада эшләвен дәвам итә. Тормыш яхшыра, аның әтисе фронттан кайта. 1945 елда ул кияүгә чыга. Тимербулат Хисаметдин улы белән 52 ел бергә яшиләр. Әти яхшы йорт салдыра. Әти-әниләр һәрвакыт зур хуҗалык тотканнар. Җиде бала тәрбияләп үстерделәр, барысын да эшкә өйрәттеләр, һәркайсы тормышта үз урынын тапты, әти-әниләренең горурлыгына әверелде.

Олы апам Камилә мәктәптән соң Михайловка авыл төзелешендә агач эшкәртүдә эшли, Төмән шәһәренә күченгәннән соң, эчке эшләр идарәсе ашханәсендә пешекче ярдәмчесе була. Ире белән өч бала үстерделәр, хәзерге вакытта пенсиядә. Апам Гайшә – урта махсус белемле, гомер буе Вагай үзәк китапханәсенең Юрмы филиалында китапханәче булып эшләде, ихтирам һәм күп бүләкләргә лаек булды. Юрмы авылында яши, ике бала үстерде. Мин – Фатыйма югары белемле, һөнәрем буенча укытучы, мәктәптә, ВЛКСМ һәм КПСС райкомында, Вагай районы администрациясендә, пенсиягә чыкканчы Вагай районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, «Сельский труженик» район газетасы редакциясендә эшләдем. Бүген Вагай авылында яшим, кызым бар. Апам Хәтимә югары белемле, шулай ук укытучы, ул да күп еллар Вагай районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә эшләде, күп бүләкләре бар, Вагай авылында яши. Абыем Камалетдин урта һөнәри юридик белемгә ия, Вагай полиция бүлегендә хезмәткәр, халык судында суд приставы, район электр челтәрендә сакчы булды, Вагай авылында яши. Алар барысы да бүген лаеклы ялда, «Хезмәт ветераны» исеменә ия. Кызганычка каршы, ике абый яшьли үлеп киттеләр. Безнең казанышларыбыз – әти-әниләребезнең казанышы.

Әниебез Ниязбигә Тачитдин кызы балаларны тәрбияләгән өчен 1 һәм 2 дәрәҗә Аналык медальләре, 3 дәрәҗә «Ана даны» ордены белән бүләкләнде. Тырыш хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медальләре бар.

Минем әти-әни һәрвакыт безнең өчен үрнәк булды. Алар авыр, ләкин лаеклы тормыш алып бардылар. Икесе дә озак яшәүчеләр иде, безнең арадан киткәндә әтигә – 81, әнигә 79 яшь иде. Без аларны һәрвакыт истә тотачакбыз.

Җиңүгә юл авыр һәм катлаулы булды. Барлык фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре саллы өлеш керттеләр һәм Бөек Ватан сугышында Җиңү өчен гаять зур бәя түләделәр. Без, бүгенге буын, халкыбызның бөек батырлыгын һәрвакыт кадерләячәкбез.

Фатыйма ВАБИЕВА,
Вагай авылы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*