Яңа Малыклы районы Яңа Чирмешән бистәсе мәдәният йортында сугыш ветеранының кызы Фаинә Сатдарова белән очрашу узды.
Ленинград блокадасы. Нева буендагы төньяк башкала халкының 900 көнгә сузылган сабырлыгы, түземлеге, сынмавы, авырлыкларга бирешмәве, чын мәгънәсендә, таң калдыра, һәркемне сокландыра. Алар физик яктан сынсалар да, рухи яктан бирешмиләр. Туган илне, газиз Ватанны ярату, аңа ихластан ышану хисе аларга көч өсти. Ленинград блокадасы һәм аны азат итү Россия халыкларының генетик кодына язылган, ул беркайчан да онытылмас, гасырлар дәвамында киләчәк буыннар хәтерендә сакланыр.
Яңа Малыклы районы Яңа Чирмешән бистәсендә дә Ленинград камалышы турында ишетеп белүчеләр бар. Күбесенә әби-бабалары, әти-әниләре сөйләп калдырган. Шушы көннәрдә генә мәдәният йортында Фаинә Хәбибулла кызы Сатдарова белән очрашу узды. Ул мәктәп укучыларына үзенең әтисе – Бөек Ватан сугышы каһарманы Хәбибулла Сатдаров турында мавыктыргыч итеп сөйләде.
“Сугыш елларында фашистларга каршы батырларча көрәшкән әтием белән горурланам. Ул фронтта геройлык үрнәкләре күрсәтүе өчен күп тапкыр орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Без аңа дәүләт тарафыннан тапшырылган бүләкләрне, фронттан истәлек итеп җибәргән фоторәсемнәрне, шулай ук барлык шәхси документларын гаиләбез архивында кадерле ядкарь итеп саклыйбыз. Әлеге ядкарьләрне бала-оныкларыбызга, туганнарыбызга күрсәтәбез”,- дип сөйләде Фаинә Сатдарова.
Без совет халкының әхлакый, рухи батырлыгы, кыюлыгы, тәвәккәллеге турында, “Тормыш юлы”н салучыларны, Ленинградны саклаучыларны һәм соңыннан аны яңадан торгызучыларны исебездә тотарга, хәтеребездә сакларга бурычлы.
Р.НИГЪМӘТЛЕ.
Чыганак: emet73.ru