tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтиемне соңгы тапкыр күрүем булган икән…
Әтиемне соңгы тапкыр күрүем булган икән…

Әтиемне соңгы тапкыр күрүем булган икән…

Нәсел тамырлары Майна районы Яңа Маклауш авылына барып тоташкан 86 яшьлек Дания Мубинова – сугыш чоры баласы. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Дания апа белән очрашып, ил өстенә кара болыт булып ябырылган сугышның ачы җилләре, газиз әтисе Нәсибулла аганың яу кырында мәңгелеккә ятып калуы һәм бүгенге бәхетле картлык көннәре турында сөйләштек.

Бөек Ватан сугышы башланган көнне Дания апа төш күргән кебек кенә хәтерли.

“Каһәр суккан сугыш башланып озак та үтмәде, әтигә военкоматтан фронтка чакыру кәгазе килеп төште. Әни күз яшьләрен сөртә-сөртә әтинең юл биштәрен әзерли башлады. Әтием туганнар, дуслары белән саубуллашып йөрде. Газизебез сугышка киткән көнне бер дә онытасым юк. Әти белән әни безне – дүрт балаларын, өйдә йозак белән бикләп калдырдылар да, тимер юл вокзалына юл тоттылар. Мин, өч яшьлек бала, капка астыннан чыгып, әти, китмә, безне калдырып китмә инде, дип газизләрем артыннан йөгердем. Әтием мине күтәреп алып күкрәгенә кысты да, күз яшьләрен миннән яшереп, сезнең бәхетле булуыгыз хакына курыкмыйча утка керәм, диде. Әнием белән икәүләп әтине вокзалда озатып калдык. Газиз әтиемне соңгы тапкыр күрүем булган икән”,- дип күңел хатирәләре белән уртаклашты Дания апа.

Яңа Маклауш авылы чишмә суларын эчеп үскән курку белмәс, батыр йөрәкле Нәсибулла Вәлиулла улы Феткуллов 1942 елда сугышка китә. Кыска вакытлы өйрәнүләр үткәннән соң, Сталинградны фашистлардан азат итүдә катнаша. Кыю, тәвәккәл якташыбызга әле тагын бик күп бәрелешләрдә сынау үтәргә туры килә.

Тарих битләреннән укып беләбез – 1943 елның эссе җәендә Курск дугасында, Прохоровка янында ике яктан да 1200 танк бер-берсенә каршы сугыша. Коточкыч хәл – бөтен җир яна, туплар шартлый, җир өсте кан катыш тузан белән каплана. Әлеге бәрелешләр вакытында безнекеләр бик күп югалтулар кичерә. Нәсибулла Феткуллов илебез халкының азатлыгы, балаларының бәхетле киләчәге хакына аяусыз көрәшә. Ул 8 июньдә, Белгород өлкәсен фашистлардан азат иткәндә, геройларча һәлак була. Батыр якташыбыз Белгород шәһәрендәге туганнар каберлегендә җирләнгән.

Герой Нәсибулла Вәлиулла улының балалары үсеп буй җиткәч, газиз әтиләренең каберен эзләп табып чәчәкләр кую һәм аның рухына багышлап дога кылу бәхетенә ирешәләр. Туганнар каберлегендәге мәрмәр ташка Феткуллов Нәсибулла Вәлиулла улы дип уеп язылган сүзләрне күреп, бала-оныклары, оныкчыклары аның белән чын күңелдән горурланганнардыр инде.

Нәсибулла аганың дүрт баласын күкрәгенә кысып тол калган хәләл җефете Әминә апа тормыш авырлыкларыннан сыгылып төшмичә, язмыш сынауларына бирешмичә, бар көчен куеп, нарасыйларын тәрбияләп аякка бастыра.

“Әнинең утырып ял иткәнен хәтерләмибез дә. Ул колхоз кырыннан арып-талып кайтып, төне буе күлмәкләр тегә, оекбашлар, бияләйләр бәйли иде, аш-суга да бик уңган булды”,- дип искә ала Дания апа.

Сугыш чоры баласы Дания апа Мубинова әтисенең батырлыгы белән гомере буе горурланып яши. Ә геройның фоторәсеме гаилә архивында буыннан-буынга күчеп олы ядкарь булып саклана.

Рузия ХӘЛИМОВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*