tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтиле-уллы-кияүле, абыйлы-энеле көрәш
Әтиле-уллы-кияүле, абыйлы-энеле көрәш

Әтиле-уллы-кияүле, абыйлы-энеле көрәш

Саба спорткомплексында «Саба таңнары» газетасы призына һәм Татарстан  чемпионатына иң  көчле  көрәшчеләрне  сайлап  алуга  татарча  көрәш ярышлары үткәрелде.  Бәйгедә 8 тулы, 2 тулы булмаган командадан 110нан артык ир-егет бил алышты. Елый белеп еласаң сукыр күздән яшь тама диләр.  Эзләсәң,  авылларда  көрәшчеләр дә табыла икән. Тимершык  авыл җирлеге, мәсәлән,  бәйгегә ике  команда  куйган   иде. Эзмә  авыл җирлегеннән дә “Иләбәр”  һәм “Әхмәтов” КФХ” командалары  көч  сынашты. Иске Икшермә  командасы  составында  махсус хәрби операция зонасыннан кыска  вакытлы  ялга кайткан контрактчы Кирилл Петров бар  иде. Турнир әйләнеш  системасы буенча   узды. Ягъни җиңелүчегә  көрәшне дәвам итү мөмкинлеге биреле. Шуңа  күрә бәйге гадәттәгедән  озакка  сузылды.

Көрәшчеләр пьедесталга түбәндәге тәртиптә  күтәрелделәр:

60 кг. Аяз Тимерханов (Икшермә). 2. Нияз Хәлиуллин (Саба). 3. Алексей Рассохин  (Икшермә).

65 кг. 1.  Фәнис Гәрәев (Сатыш). 2. Нурсил Хаҗипов (Икшермә). 3. Илнар Муллаянов (Югары Симет).

70 кг. 1.Алмаз Биккинин (Икшермә). 2 Раил Мөбарәков (Саба). 3. Данис Канафиев (Тимершык-2).

75 кг. 1. Ленар Вафин (Тимершык-1). 2. Сәйдәш Миңнуллин (Югары Симет). 3. Альберт Мөбарәков (Саба).

85 кг. 1. Ранис Таштиев (Тимершык-1). 2. Азат Галиев (Иләбәр). 3. Рамил Шакиров (Тимершык-2).

90 кг. 1. Язнур Гарипов (Сатыш). 2. Искәндәр Хуҗиәхмәтов (Олыяз). 3.  Илназ Михайлов (Тимершык).

100 кг. 1. Ильяс Хуҗиәхмәтов (Олыяз). 2.  Илшат Габдерахманов (Тимершык-2). 3. Ришат Ахунҗанов (Олы Шыңар).

115 кг. 1. Рифат Ахунҗанов (Олы Шыңар). 2. Ирек Әхмәтов (Тимершык-1). 3. Инзил Мөбарәкшин (Югары Симет).

130 кг. 1. Делюс Закиров (Югары Симет). 2. Илмас Сәлахов (Тимершык-1). 3.  Фаяз Садыйков (Олы Шыңар).

130 кг.нан югары. 1. Эдуард Җәләлиев Тимершык-1). 2.Айзат Сәмигуллин (Иләбәр). 3. Фәнзил Нуриев (Иләбәр).

Команда зачеты: 1. “Тимершык-1”. 2. Саба шәһәр җирлеге 2. Сатыш авыл җирлеге.

Оешмалар арасында 1. “Әхмәтов” крестьян-фермер хужалыгы.

Көрәшчеләрне бүләкләү тантанасында  башкарма  комитет  җитәкчесе  Марат Ишниязов, “Саба таңнары”  газетасы редакциясе  мөхәррире  Рөстәм Исмәгыйлов, яшьләр эшләре һәм  спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов, “Олимп”  спорт  мәктәбе  директоры Рифат  Хисамов  катнашты.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*