tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә авыл хуҗа­лыгы техникумы укытучысы Габделәхәт Шаки­ров хөрмәтенә зур кичә узды
Әтнә авыл хуҗа­лыгы техникумы укытучысы Габделәхәт Шаки­ров хөрмәтенә зур кичә узды

Әтнә авыл хуҗа­лыгы техникумы укытучысы Габделәхәт Шаки­ров хөрмәтенә зур кичә узды

Ноябрь аенда Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗа­лыгы техникумында барлык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Габделәхәт Шаки­ров үзенең күркәм гомер бәйрәмен – 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан техникум сәхнәсендә «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» исемле кичә уздырылды.

Җырлы сәламнәрне Габделәхәт Муллаәхмәт улының чыгарылыш укучылары җиткерделәр. Юбилярны тәбрикләргә Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, Әтнә районы ветераннар советы җитәкчесе Хәмит Галимҗанов килгәннәр иде. Айрат Фәнил улы техникум директоры булып эшләгән чордагы хатирәләре белән бүлеште, Хәмит Фазылҗанович бергә эшләгән елларны, үткәрелгән чараларны, кызыклы истәлекләрне искә төшереп, кичәне тагын да җанландырып җибәрде. Шулай ук юбиляр Әтнә районы хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимовның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Техникум директоры Резида Гарипова да Габделәхәт Муллаәхмәт улына ихлас котлауларын җиткерде.

Концерт программасы котлаулар, матур җырлар, якты истәлекләр сөйләү белән үрелеп алып барылды. Техникумда күп еллар укытып, лаеклы ялда булган укытучы Раушан Садыйков истәлекләре дә яңартылды: «70 нче елларда студентларны сәнгаткә тарту вазифасы группа җитәкчесе өстендә иде, аерым штат булмады. Соңрак техникумга Казан дәүләт мәдәния һәм сәнгать институтын тәмамлаган югары белемле сәнгать белгече Габделәхәт Шакиров кайтты һәм техникумның үзешчән сәнгатенә заманча сулыш өрде». Дөрестән дә, техникумга эшкә урнашуга ук Габделәхәт Муллаәхмәт улы агитбригада оештырып Арча районы авылларында студентлар белән чыгыш ясый, 1978 нче елның октябрь аенда уку группалары арасында смотр-конкурс концертлары башлап җибәрә. Бу традиция бүгенгәчә дәвам итә.

Техникумның максаты – илебезгә, республикабызга, районыбызга хезмәт итүче кадрлар әзерләү белән беррәттән, Тукай исемен дипломнарында гына түгел – Тукай рухын күңел түрләрендә саклаган, «хезмәтне сәнгать итүче» егет-кызлар тәрбияләү.
Әлеге максатны алга куеп, студентлар белән  армый-талмый иҗат итүче, тәрбия бирүче кеше – эчкерсез, кешелекле, югары белемле, итәгатьле Габделәхәт Шакиров.

Чыганак: atnya-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*