tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнәдә «Ризаэддин Фәхреддин. Мәшһүр хатыннар» китабы буенча укучылар конференциясе узды

Әтнәдә «Ризаэддин Фәхреддин. Мәшһүр хатыннар» китабы буенча укучылар конференциясе узды

Бүген, 15 октябрь, Әлмәт районында Бөтендөнья татар конгрессы региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының «Хатын-кыз – тормыш чишмәсе» исеме астында күчмә утырышы башланды.Чара кысаларында утырышта катнашучылар «Ризаэддин Фәхреддин. Мәшһүр хатыннар» китабы буенча укучылар конференциясендә катнаштылар.

Биредә Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова чыгыш ясады.

-Бүген без сезнең белән Әтнә шәһәренә Ризаэддин Фәхреддин әзләре буйлап килдек. Ризаэддин Фәхреддин – якты юл яручы, безнең мәшһүр хатын-кызларыбыз турында язып калучы. Һәр кешенең юлында юнәлеш биреп җибәрүчеләр була. Ризаэддин Фәхреддиннең дә шундый кешеләре булган. – дип башлады чыгышын Кадрия Раесовна. Алга таба ул дин белгеченең тормышы, иҗади эшчәнлеге, шулай ук тәрбия һәм гореф-гадәтләр турында сөйләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*