tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Этнокомпонентлы район заманча атлый
Этнокомпонентлы район заманча атлый

Этнокомпонентлы район заманча атлый

“Мәгариф” милли программа белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт ясалуга, югары тизлекле интернет булдыруга һәм уку-укыту өлкәсендә башка мөһим проблемаларны чишәргә юнәлтелгән. Нәтиҗәдә, бу чаралар тиешле белем үзләштерүдә, яшь буынны дөрес тәрбияләүдә ярдәм итәргә тиеш, диләр белгечләр.
Шушы ярдәм чаралары һәм мәгариф системасының үсеш перспективалары турында без Кызыл Октябрь районы администрациясенең мәгариф, спорт һәм яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Фәнис САБЕРОВ белән сөйләштек.

– Фәнис Харисович, узган елга йомгак ясасагыз иде?
– 2019 ел муниципаль мәгариф системасы өчен үзенчәлекле булды: милли проектлар кысаларында мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы эшли башлады, агымдагы елдан бу процесска балалар бакчалары да кертелде.
Әлеге программа кысаларында Зур Рбишча мәктәбе түбәсе һәм фасады 14 млн.сумга яңартылды. Быел Уразавыл урта мәктәбендә дә капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла. Бу программага Уразавыл һәм Салган балалар бакчалары да кертелде, ә Рбишчаның мәктәпкәчә учреждениесе “Сезгә хәл итәргә” (Вам решать) өлкә программасы ярдәмендә төзекләндерелер. Димәк, агымдагы елда безнең районда 7 мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт ясалыр. Мәгәриф белгечләренә ярдәм итүнең яңа программасын эшләтеп җибәрү аеруча мөһим, чөнки районнарга профильле белгечләрнең эшкә килүенә өмет уяна.

“Демография” милли проекты кысаларында Уразавылда узган елда хоккей мәйданчыгы төзелде, “Патриот” паркында спорт һәм балалар мәйданчыгы төзекләндерелде. Район үзәгендә күп функцияле спорт залы төзүне дә өлкә хөкүмәте быел планга кертәр дип өметләнәбез.

Кызыл Октябрь районы мәктәпләре “Мәгариф” проекты кысаларында үткәрелгән “Заманча мәктәп” һәм “Цифрлы мәктәп” конкурсларында катнаштылар һәм бәйге нәтиҗәләре буенча Уразавыл һәм Зур Рбишча урта мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” дип аталган гуманитар һәм заманча технологияләр буенча белем бирү үзәкләре ачылды. Бу эштә район администрациясе башлыгы Халит Сөләйманов та булышты. 2021 елда Салган мәктәбендә дә шундый үзәк булдыру планлаштырыла. Әлеге үзәкләрнең төп бурычы – яшь буында заманча белем бирү юнәлешләрен үстерү.
Быел Семочки, Уразавыл, Зур Рбишча һәм Салган мәктәпләрендә цифрлы белем бирү тормышка ашырылыр.

– Өстәмә белем бирү өлкәсендә уңышлар бармы?
Әйе, “Һәр бала уңышы” проекты нигезендә, зур үзгәрешләр теркәлде. Мәсәлән, узган елдан башлап персенсификацияләнгән (сертификатлы) финанслау системасы кертелде һәм аның ярдәмендә ата-аналар үз балалары өчен теләсә кайсы өстәмә белем юнәлешен, интернет челтәрендәге “Өтәмә белем навигаторы” сайты аша да, сайлый ала. Районда төрле юнәлешләрдә түгәрәкләр һәм секцияләр эшли, шул исәптә билбаулар белән көрәш буенча да. Аларда тәрбияләнүчеләр төрле ярышларда катнашып, югары нәтиҗәләргә ия булалар. Яшь спортчыларга көрәш алымнарын атказанган физкультура хезмәткәре Зәки Валемеев, бу спорт төре буенча беренче дөнья чемпионы Хәннән Мусин, күптапкыр сабантуйлар батыры һәм Бөтенроссия турнирлары чемпионы Рамил Мусин өйрәтәләр.
Шулай ук безнең балалар “Социаль активлык” проектында катнашалар. Быел “Добровольчество” муниципаль ресурс үзәген ачу күздә тотыла.

– Кызыл Октябрь районының мәгариф системасын бүген нинди учреждениеләр тәшкил итә?
Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары челтәре 328 балага исәпләнгән 11 учреждениене үз эченә ала. Бүген аларда 185 бала тәрбияләнә, димәк, хәзерге вакытта алар халыкның ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. 3 урта, 2 төп мәктәп һәм 1 филиалда 735 укучы белем ала.

Кызганычка каршы, укучылар саны ел саен кими. Нәтиҗәдә, узган елда Кечас һәм Кече Рбишча төп мәктәпләрен Салган һәм Зур Рбишча урта мәктәпләренә кушарга туры килде, ә Пашат белән Маресево балалар бакчалары юкка чыгарылды.
Өстәмә белем бирү өлкәсендә Уразавылда балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, музыка мәктәбе һәм балалар иҗаты йорты эшли. Шулай ук Уразавылда Пильна агропромышленность техникумының укыту үзәге профессиональ белем бирә.

– Районның гомуми белем бирү учреждениеләре һәм мәгариф эшенең төп күрсәткече – чыгарылыш класс укучыларының йомгаклау аттестациясен узу нәтиҗәләре булып тора. Сездә бу өлкәдә хәлләр ничек?
– 2019 елда 9 классны 78 укучы, ә 11не 34 укучы уңышлы тәмамлады. Урта белем алучыларның 7се “Укуда аерым уңышлар өчен” медаленә лаек булдылар.
2018 елдан башлап Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүдә яңа технологияләр кулланыла. Шуңа да имтиханнар тиешле сыйфатта уза, комиссия тарафыннан безгә кисәтүләр булганы юк.

– Яңа стандартлар укытучыларның белемен үстерүгә дә зур игътибар бирә. Бу юнәлештә эш алып барасызмы?
– Мәгариф системасын модернизацияләүнең төп бурычы – белем бирү сыйфатын яңарту һәм үстерү. Әмма бу юнәлештә нинди генә реформалар үткәрелмәсен, алар турыдан-туры укытучыларга, тәрбиячеләргә яки өстәмә белем бирү педагогларына кагыла. Педагогларны аттестацияләү – үсеш алымнарының берсе. Аттестация кысаларында алдынгы педагогик тәҗрибәне өйрәнү, гомумиләштерү һәм тарату эше вакытлыча гына түгел, ә белгечләрнең көндәлек эшчәнлегенең мәҗбүри элементы булып тора. Бүгенгә районда 151 педагогик хезмәткәр эшли, шуларның 27се – югары категорияле, 100е – беренче категорияле укытучы.

– Милли район буларак, сездә татар теле укытыладыр?
– Әйе, Кызыл Октябрь районының 5 мәктәбендә 393 укучыга татар теле укытыла, татар теле укытучыларының методик берләшмәсе эшли. Уку елы башына 2 укытучы югары категориягә һәм 4 беренче категориягә ия булдылар.
Укучылар һәм укытучылар Татарстан Республикасында үткәрелә торган Бөтенроссия җыеннарында, конкурсларда, олимпиадаларда даими катнашалар.
“Ана теле” дип аталган дистанцион программада 7 татар теле укытучысы һәм 11 укучы катнаштылар, ә Бөтенроссия конкурсында безнең район данын Уразавыл урта мәктәбе укытучысы Мәрзия Харрясова яклады.

Һәр ел диярлек безнең район делегатлары Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылып килгән съездларда катнаша. Мәсәлән, 2018 елда Зур Рбишча урта мәктәбе директоры Гөлнара Фехретдинова һәм татар теле укытучысы Наилә Закирова, ә узган елда Семочки мәктәбе директоры Әлфия Сюняева, Яндавишча филиалы мөдире Илүсә Измайлова һәм мин шушы җыелышта булып кайттык.

Мәктәпләрдә дә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар үткәрелә, җирле этабларда җиңүчеләр район, төбәкара һәм Бөтенроссия бәйгеләрендә катнаша.
Яңа ел алдыннан өлкә татарлары конгрессы белән бергәлектә төбәк татар авыллары мәгариф һәм иҗтимагый оешмаларының беренче съездын үткәрдек. Чарада үзара хезмәттәшлек, тәҗрибә уртаклашу һәм туган телне популярлаштыру өчен уртак чаралар үткәрү кирәклеге турында карар кабул ителде. Бу юнәлешнең координаторы итеп Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча урта мәктәбе директор Гөлнара Фехретдинова сайланды.

– Фәнис Харисович, әңгәмәгез һәм ана телебезгә дә игътибарлы булганыгыз өчен рәхмәт, уңышлар Сезгә!

Ринат СӨННӘТОВ

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*