Бөтендөнья татар конгрессында “Татарлар” газетасына 2024 нче елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды. Бәйгедә төп бүләккә Евгения Әбсәләмова ия булды. Аңа ноутбук тапшырылачак.
Бүгенге көндә “Татарлар” газетасына 2025 нче елның беренче яртыеллыгына язылу бара. Әгәр дә сез көнүзәк мәсьәләләр белән бергә, татар дөньясындагы мөһим вакыйгалар турында хәбәрдар булырга теләсәгез “Татарлар” басмасына язылыгыз. Басмадагы язмалар аша татар авылларының торышы, милли мәгариф һәм фән, мәдәният, сәнгать, дин, тарих, фестивальләр һәм бәйгеләр, танылган милләттәшләребезнең тормышы һәм эшчәнлеге белән танышырга мөмкин. Газетаның эчтәлеге алга таба тагын да баетылачак.
Әлеге язылу нәтиҗәләре буенча да бүләкләр уйнатылачак.