Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең Заволжье район советы 
Рәшит Шабакаев чираттагы җыентыгын тулысынча туган төбәгенә — Павловка районы Евлейка авылына дан вә мәдхия җырлауга багышлаган. Ул үзенең бай эчтәлекле шигырьләре аша тырыш, хезмәт сөючән авылдашларын, аларның яшәү рәвешен күрсәтә.
Үткән елда Рәшит аганың «Евлейка — гомер бишегем» дип аталган китабы да дөнья күргән иде. Бу җыентыкта ул туган авылының тарих сәхифәләрен, күренекле якташларын барлый.