tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Евлейка мәчете манарасында яңа ярымай
Евлейка мәчете манарасында яңа ярымай

Евлейка мәчете манарасында яңа ярымай

Ульяновск өлкәсе Павловка районы Евлейка авылы мөселманнары тормышында шатлыклы вакыйга булды – мәчет манарасына яңа ярымай куйдылар.

“Әлеге изге эш авыл халкын, читтә яшәүче якташларын берләштерде. Алар активлык күрсәтеп, һәркайсы үз өлешен кертергә тырышты. Димәк, халыкта милли һәм дини гореф-гадәтләргә, йолаларга, күркәм традицияләргә карата хөрмәт зур”,- дип хәбәр иттеләр район хакимиятендә.

Евлейка мөселманнары үз эшенең чын остасы, профессионал булган кранчы Василий Вальковка рәхмәт сүзләре юллый. Ул үзенә йөкләп алган эшне җиренә җиткереп башкарды – яңа ярымайны искиткеч оста урнаштырды, безнең арабызда шундый ярдәмчел, игелекле, тырыш кешеләр булуы белән горурланабыз, диләр.

Мәчет манарасында яңа гына калыккан ярымай тынычлык һәм иминлек символына әверелеп, Евлейка авылына бары тик шатлык-сөенечләр генә китерсен. Аллаһы Раббыбыз мөселман кардәшләребезнең изге эш-гамәлләреннән разый булып, әҗер-саваплар насыйп итсен иде.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*