“Ай, киң казакъ даласы…”
Нәкъ бер елдан соң, 2024 елның 23-24 сентябрендә, Казакъстан Республикасының Атырау, 25-27 сентябрьдә Җаек (Уральск) шәһәрендә X Евразия төбәк тарихын өйрәнү форумы кысаларындагы Халыкара конференцияләрдә Татарстаннан һәм Русиянең башка регионнарыннан кырыклап делегат катнашты.
Сентябрь, октябрь айларында бу якта табигать үзгәрешләренең иң матур чагы. Килгән кунаклар өчен дә уңайлы вакыт. Чөнки алтын көзнең температура тирбәлеше пейзажны шулкадәр гүзәлләндерә, тирә-юньгә сокланып туймаслык. Былтыр әлеге табигый матурлыкка Оренбург өлкәсе ягыннан килеп кергән идек. Ә быел юлыбыз безне Әстерхан шәһәреннән китереп куйды. Бу юнәлештә ара сизелерлек кыска булуга карамастан, янәдән күзәтеп чагыштырырга җитештек.
Таң ата башлагач, дала уртасында кап-кара сөрелгән туфраклы җир бүлемтекләре күзгә ташланды. Алар дөя чәнечкесе һәм әле кибеп җитмәгән сай сулыклар тирәсендә үскән камышлы урыннар белән алышынып бара. Трасса читендә куак үсәсе рәт шәрә булса да, көзге дала барыбер үзенә җәлеп итә. Басу кырындагы йөз илле-ике йөз метрга сузылган корылмаларга игътибар иттек. Кар тоту коймаларының рәшәткәләре металлдан ясалган икән. Һәрбер горизонталь рейка тимер баганаларга киертелеп беркетелгән.
Бервакыт автобусны дәвамлы рәвештә балчык ныгытмалар озата башлады. Аларның нәрсәгә тәгаенләнгәнен соңгарак белдек. Су Җаек елгасы һәм аның кушылдыклары ярларыннан чыкканда саклану өчен корылма күтәрү чараларның иң катлаулысы, әмма ышанычлысы булган. Көнбатыш Казакъстан өлкәсенең иҗтимагый үсеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлҗанар Булат кызы Шукиева әйткәнчә, ташкын вакытында куркыныч янаганда, волонтерлар һәм армия сафында хезмәт итүче егетләр көче белән ике ай эчендә тугыз-унике метр биеклегендә бер йөз унбиш чакрымга сузылган дамба күтәрелә. Нәтиҗәдә сиксән дүрт торак пунктын табигать катаклизмыннан саклап калуга ирешелә. Ә бәлагә таручылар өчен барлыгы җиде йөз бер катлы йорт төзелә. Шуларның өч йөз туксаны – Уральск шәһәрендә, калганнары – авылларда.
Эчке төзелеш эшләре тулысы белән башкарылган, иң кирәкле җиһазлардан суыткыч, кер юу машинасы урнаштырылган, участогы койма белән әйләндереп алынган йортларның хуҗаларына тантаналы рәвештә ачкычлар тапшыралар. Республика Президенты үтенече буенча мул тормышлы кешеләр ике мең ярым квадрат метр торак сатып алалар. Әлбәттә, бик күркәм күренеш. Байның байлыгында мохтаҗ
кешенең дә өлеше бар, дигән хәдис-гыйбарәне бик тиз арада гамәлгә ашыра алу миһербанлы кешеләрнең сыйфаты бит.
Юлыбыз кыскарган саен, күзебезне даладан алмыйбыз. Ичмасам, бер авыл
күренсен, дисәм, бик үк дөрес булмас. Менә бер авыл килеп чыкты, трассадан өч йөз метрлап читтә. Ә хайваннар бик күп. Якында гына сыерлар җыелган суны чөмерә, сарык көтүе дә шунда таба килә, атлар, өчәүләп, тыныч кына басып торалар. Дөяләрнең агы, коңгырты, ахры, ерактан юлдагы хәрәкәтне күзәтә… Читтән караганда, рәсемгә төшерерлек матур күренеш. Шуның хәтле мал-туар тота алгач, тормыш гөрләп барган кебек.
Төп чара Атырауда узды
Быел төбәк тарихын өйрәнүчеләр тагын барачак Батыс Казакстан облысы (казакъча шулай атала, 1962 елдан утыз ел буе Уральск исеме белән йөртелгән Көнбатыш Казакъстан өлкәсе) дүрт регионны били: шул ук исемдәге Көнбатыш Казакъстан
өлкәсе, Атырау өлкәсе, Актүбә өлкәсе һәм Маңгытау (элекке Мангышлак) өлкәсе.
Регион уникаль минераль чимал базасы булып тора. Аның территориясендә нефть,
газ табыла. Хром, никель, титан, фосфорит, цинк, бакыр, алюминий, ташкүмер казылмаларының запасы зур. Атырауда нефть һәм балык эшкәртү заводлары эшли,
сәнәгать предприятиеләре күп булганлыктан, бу регион иң байдан санала.
Шәһәр Европа белән Азия чигендә урнашкан. Тиктомалдан гына әйтмиләр
бит, уң аяк белән бер континентта, сул аяк белән икенче континентта басып торып була, дип. Өлкә бай тарихи һәм мәдәни мираска ия. Төрле эпоханың археологик
һәйкәлләре алты меңнән артып китә, ә тарихи архитектура һәм монументаль сәнгать һәйкәлләре биш йөзләп санала.
Икенче көнне “Евразия дәүләтләре һәм халыклары тарихында Каспий
буе-Җаек тарихи-мәдәни зонасы һәм хәзерге заман” дигән ике пленар утырыш форматындагы төп чара Хәлил Досмөхәммәтов исемендәге Атырау университеты ректоры Сәламәт Нурмөхәнулы Идрисовның уңышлы эшкә юнәлткән сүзләре белән башланып китте.
Конференциядә катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары, шушы университетта һөнәр алган Тәүфыйк Әкрәм улы Кәримов, Атырау өлкәсе “татар-башкорт мәдәни үзәге” иҗтимагый берләшмәсе рәисе Рамил Нигъмәт улы Рәсүлев, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура әгъзасы Альберт Әхмәтҗан
улы Борһанов сәламләде.“Казакъстан татар-башкорт конгрессы” оешмасының республика идарәсе рәисе Тәүфыйк Кәримов “Казакъстан һәм Татарстан
арасындагы дуслыкны һәм эшчәнлекне ныгытуда татар-мәдәни оешмаларының роле” дигән чыгышы белән биредә яшәгән милләттәшләребезнең тормышын күрсәтте һәм киләчәктә чишелергә тиешле мәсьәләләргә тукталды.
Татарстан Республикасының атказанган фәннәр эшлеклесе, профессор Фәйзелхак Габделхак улы Ислаевның доклады казакъ һәм татар халкының уртак тарихи эпизодларына багышланган иде. Ул әлегә безгә билгеле булмаган мисалларны да шактый китерде.
Алтын Урда чорындагы археология һәм архитектура истәлекләре турында
сөйләп, ЮНЕСКО дөнья мәдәнияте тарихы профессоры Альберт Борһанов өстәмә мәгълүматлар белән бу юлы да тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты.
Б.Б.Городовиков исемендәге Калмык дәүләт университеты профессоры Петр Михайлович Кольцов “Каспий буе-Җаек халыкларының үзара этномәдәни мөнәсәбәте” дигән онлайн-докладын тәкъдим итте. Чыгышта калмык халкының, утрак тормышка күчкәч, башка яшәү рәвешен кабул итмичә, дөнья төзелешен үз күзлекләреннән үткәреп, шул дәвердә үк хаҗәтләренә кирәгенчә яраклаштыра алулары турында сөйләнде.
Урта Идел һәм Төньяк Каспий буендагы XIV-XV гасыр ахырында барган сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләре, ул вакытта кулланылышта йөргән акчалар – бу сорауларга җавапны нумизмат Олег Витальевич Степановтан ишеттек. Х.Б.Табылдиев исемендәге “Каспий регионы тарих, археология һәм этнология фәнни-тикшеренү институты” директоры Сайпулла Жумабайулы Сапанов, алдагы теманы XV-XVIII гасырга күчереп, Казакъстанда сату-алуның торышы турында сөйләде. Ул вакытта сәүдә эшләре су юлы белән Каспий диңгезеннән, ә коры җирдән диңгезнең төньяк ярындагы Бохара һәм Хива шәһәрләре аша оештырыла. Ә Көньяк Казакъстан юлы иң тыгыз маршрут булып торган. Казакълар сатуга эре мөгезле хайваннар һәм аларның продукциясен: ат кылы, кәҗә мамыгы, бәти тиресеннән эшләнгән мех, сарык һәм дөя йоныннан сугылган киез чыгарганнар.
Институтның башка галимнәре Җәмига Таңатарова, Аккали Кабиҗан улы Әхмәт, Марат Сәетҗанулы Касенов “Потанин хезмәтләрендә Каспий буе-Җаек тарихи-мәдәни зонасы”, “Сабир Хәммәтов Iшкi Орданың (казакъча) ханнары турында”, “Каспий буе-Җаек тарихи-мәдәни зонасында археологик тикшеренүләр”
кебек темаларны яктырттылар. Татарстаннан тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гыйматдин улы Гариф үзенең чыгышында Алтын Урда чорын Э.С.Кульпин-Гобәйдуллин хезмәтләре аша күрсәтеп, аның белән бергә археологик казу эшләре алып барганнары турында сөйләде. Ул елны корылык була. Ә алар килгәндә тирә-юнь ямь-яшел, яңгыр явып тора. Казучылар фән өчен мөһим табышларга юлыгалар. Болгарда сал агызу җайга салынган чаклар. Ике йөз ел бергә яшәгән Алтын Урда дәүләтенең Үзбәкхан җитәкчелек иткәндә чәчәк аткан иң бай вакыты. Хәтта такыр юллар барлыкка килгән. Тимерчелек, күнчелек алга киткән. Биш процент налог түләгән кешеләргә ташлама каралган була.
Атырау чыгыш ясаучылары – барысы да шушы шәһәр дәүләт университетының Казакъстан тарих һәм бөтендөнья тарихы кафедрасы һәм Х.Б.Табылдыев исемендәге Каспий регионы тарих, археология һәм этнология фәнни-тикшеренү институты магистрлары, тарих фәннәре кандидатлары һәм докторлары.
Дана Алипованың тарихта көн саен туып торган проблемалар һәм аларны
чишү юллары, профессор Адилбек Турдалиевның РФ дәүләт төзелеше факторында этномәдәни аралашу, Амангельды Зайновның соң урта гасыр һәм яңа заман дәверендә көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш Каспий буе территорияләрендә этномәдәни процесслар, Самал Молдашевның автохтон (аз санлы) һәм күчмә халыкларның этномәдәни мөнәсәбәте механизмы, Жомайгәрәйулы Сакеновның Каспий буе-Җаек тарихи-мәдәни зонасы халыклары мәдәнияте, Сакен Мирбулатовның автохтон халыклар мәдәниятен саклап калу проблемаларын яктырткан стенд-докладларыннан фойеда күргәзмә оештырылган иде.
Профессорлар Лескали Бердыгужин, Серик Куаныш Казакъстанның көнбатыш
регионында Сабир Шәриповның нефть сәнәгатен үстерүгә керткән өлеше, Атырау өлкәсендә XX гасырның 30нчы елларында татар дин әһелләренә карата сәяси репрессияләр кебек сорауларны ачыкладылар.
Безнең төбәкчеләребез Равил Салиев, Әнвәр хәзрәт Аширов, Лилия Әскарова,
Марсель Гарипов, Альберт Борһановның агымдагы Күренекле шәхесләр елы уңаеннан тарихта эзләрен калдырган татарлар хакындагы докладларын тыңладык. Элекке фабрикантлар, сәүдәгәрләр, шахтерлар, мәшһүр хатын-кызлар, бүләкләнмичә калган Бөек Ватан сугышы каһарманнары, Тукайның Җаек буендагы эзләре , “Татары Казахстана” дигән энциклопедик басманың гражданлык үзаңны күтәрүдәге ролен чагылдырган фикерләр яңгыравы атыраулыларны да гаҗәпләндерде. Алар бу юлы Татарстан ярдәме белән Россия Федерациясе регионнарында төбәкчеләрнең оешмаларда берләшеп эшләвен күрде.
Җылы мөгамәләдә барган Халыкара чара ахырына якынлашты. Форум резолюциясе бертавыштан кабул ителде.
“Сезнең батырлыгыгыз үлемсез, капитан Кәримов!”
Төбәкчеләр арасында форум вакытында зур активлык күрсәткән иптәшләребез бар. Дәвамлы сәяхәтнең мәшәкатьләре дә чыгып торырга мөмкин. Автобустагы
ир-атларга күпме китап ташырга, төяп бушатырга туры килгәнен багаж бүлегенә күз салгач та чамалап була. Шактый күләмле баннерны ничә җыеп, ничә сүтәләр алар.
Ә автобус йөртүчеләргә кайчагында юлда киеренкелек халәтенә дә очрарга туры
килә. Ләкин бу егетләр үзләрен нык тотып, һәркемгә игътибарлы булып калалар.
Әлмира Шиһап кызы Омарова – Оренбург өлкәсе Саракташ төбәкчеләре оешмасы җитәкчесе, РФ мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре. Форум көннәрендә
уздырылган чаралар турында Бөтендөнья татар конгрессы сайтына мәкаләләр җибәреп торды. Өлгер, белемле. Һәркемгә кирәкле ачкычын таба белә.
Әлмира Омарова белән бүлмәдә бергә торганда, аның бик күп яхшы сыйфатларын күрдем. Үзенә күрсәткән кечкенә генә яхшылыкка да бик
рәхмәтле була, ул сыйфатын чын мәгънәсендә үз иңнәремдә тойдым. Узган елгы
форум барышында Рәзилә Хәмидуллина белән икебезнең иңбашыбызга ап-ак Оренбург палантинын салганда, уңайсызланып җибәрдек. Нәрсә генә ярдәм инде ул, дип бер-беребезгә караштык. Ә иң авыр чагында без аның янында торгандай булганбыз. Рәйхәнә Гаязованың да ярдәменә, игътибарлы була бит бер мәртәбә күрмәгән кеше дә дип, рәхмәтен җиткерде. Авыл уртасында көймәгә утырып, су басу куркынычын күзәтү җиңел булмаган инде Әлмира ханымга.
Конференцияләрдә мавыктыргыч итеп сөйли, кызыклы, әле башкалар кулы җитмәгән, күзе төшмәгән фактлар таба. Казакъстан егете капитан Әдһәм Кәримовның батырлыгы турында ишеткән булсак та, Әлмира ханым: “Капитан Кәримов, сезнең батырлыгыгыз үлемсез!” – дигән чыгышы белән уртаклаша башлагач та, аны күңел башкача кабул итәчәгенә әзер буласың. Хәзер нәрсәдер әйтеләчәк, тагын ниләр тапты икән, дигән уй белән сугыш елларының көчле бәрелешләр барган урынына килеп чыгасың.
Чыгыш тәмамланганда, экранда икенче активистыбыз Расыйх Харис улы Сабирҗановның видеофильмы күрсәтелә башлады. Төбәкче Рәзилә Хәмидуллина Белоруссиядә үткән Халыкара фәнни-гамәли конференциядән кайткач махсус язган шигырен музыка фонында үзе укыганга отышлы килеп чыккан. Видеосюжетта Расыйх Харис улы төшергән момент, шигъри юллар белән нигезләнеп, мәгънәле итеп караучыга җиткерелә. Җиде минутлык видеофильм Беларусьта батырларча һәлак булган композитор Фәрит Яруллинга һәм Питрәч егете Петр Гаврилов белән беррәттән Тәүфыйк Кәримовның абыйсы, Көнбатыш Казакъстанда туып-үскән Әдһәм Кәримовның истәлегенә төшерелгән, караган саен карыйсы килгән ядкарь. Ә легендар сугышчылар эзенә басып йөргән төбәкчеләр өчен милләтебезнең тарихын өйрәнгәндә барлыкка килгән кадерле истәлекләрнең берсе булып калачак.
Мондый видеоязмалар төшерер өчен Расыйх Сабирҗановның бишәр сәгать, ә вакыты белән көне буе да камера күтәреп йөргәнен җиңелләрдән дип әйтеп булмый. Аның бу шөгыле төбәк тарихын өйрәнүчеләргә бүләк итәр өчен.
Ул Чүпрәле районы төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасының җитәкчесе. Тикшерүче төбәкче, фотограф, үзе үк оператор, татар милли музыкаль инструментларын төзекләндерү маһиры дип әйтерлек оста. Сулыш өргән гармуннарны барган саен татар оешмаларына, мәктәпләргә бүләк итә. Бу юлы кайчандыр Польшада ясалган баян төзекләндерелеп, Уральскида Көнбатыш Казакъстан өлкәсендәге “Татар мәдәнияте үзәге”нә тапшырылды.
Музыкаль белеме булмыйча, үзлегеннән өйрәнеп, төрле гармун телен аңлап, могҗизалар тудыручы мастер белән кабул итүче хуҗаларны җитәкчебез Альберт Борһанов: “Гармунда уйнамаган гармунчы,” – дип таныштырды.
“Нурлы тал” күләгәсендә…
Күптән түгел дала булып җәелгән җирдә бүген һәрбер бирегә килүченең исендә калырлык ял паркына сокланып, ике гектар мәйданны әйләнеп чыктык. Менә кайда
күреп була күчмә халыкның көнкүрешен! Мөгаен, бу ачык һавадагы музей тыюлыгы милли этнографик урыннарның иң бай эчтәлекле һәм җиһазлы итеп төзелгәннәренең берседер туризм өлкәсендә.
Еркинкала авылындагы “Нурлы тал” ял паркын төзү өчен җирле эшмәкәр Гөлшан Кузекешева әкимәттән җиде миллион тәңкәгә – бер миллион дүрт йөз мең сумга
җир сатып ала. Кешеләр аны хөкүмәт проекты дип уйлыйлар. Бернинди грантлар отмыйча, субсидияләр алмыйча, йөрәкле ханым җиһазларын табып берничә тирмә (юрта), күзәтү калкулыгы, атлар өчен ачык утлыклар, җиңелчә ашап чыгу урыны, ресторан, кафе, балалар мәйданчыгы, кибетләр төзеткән.
Милли кием кигән чибәр казакъ кызлары безне капка төбендә каршы алды. Берсенең кулында баурсак, икенчесенекендә – дөя сөтеннән ясалган эчемлек – шубат салынган касә. Экскурсовод ханым төбәкчеләрне берничә юртаның эченә кертеп, казакъ халкының элекке тормышын күз алдына китерерлек итеп сөйләде. Сүзгә юмарт ханым сөйләгәннәрнең барысын да аңлап бардык. “Кухня” теле һаман да аңлаешлы, җиңел кабул ителә.
Тантаналар үткәрә торган залга узабыз. Сәхнә өч бүлмәле авыл өенә охшатып бизәлгән. Кунаклар алдында – инде безгә таныш булган “Дуслык” ансамбле хатын кызлары. Татарча ретро җырлардан попурри башкарып, алар безне узган гасырның 80нче елларына кайтардылар. Концерт костюмнарын очрашкан саен алыштыралар. Һәвәскәр артистлар өч грант отканнар, чит илләрдә чыгыш ясаганнар. Программалары бай. Репетициягә кунакка барган кебек йөриләр. Ансамбльгә йөрүчеләрне шулхәтле күңел күтәренкелеге камап алган. Хәтта алар белән төшке ашта янәшә утыру да миңа кечкенә бәйрәм кебек тоела.
Банкет залында казакъ егетләре дә бик матур җырлар бүләк иттеләр. Ә безне ишек алдында милли ризык белән сыйлаган кызлар биючеләр икән. Алар, аккошлар йөзгән кебек хәрәкәтләнеп, биюнең чын сәнгать икәнен күрсәттеләр.
Күңел ачу сәгатьләре кунаклар биюе, җырлары белән бигрәк тә тулыланды. Фольклор стилендәге сәхнә зал белән кушылды.
Алтын Урда чорының шаһитлык дәлилләре
Программаның тугызынчы көнендә Сарайчык шәһәренә (казакъча Сарайшык), тарихи музей тыюлыгына бару да каралган иде. Музейда безне аның директоры, тарих
фәннәре докторы, профессор Әбелсәит Капизулы Муктар каршы алды. Бу кадәрле
югары статуслы шәхесләрнең музей белән җитәкчелек итүен һәм тормыш иптәше белән тарихны, архив документларын бергә өйрәнүчеләрне беренче тапкыр очраттык.
Улжан Толегенкызы Әхмәтова, ире кебек үк профессор, тарих фәннәре докторы, Казан шәһәрендә булып, Татарстан Республикасы дәүләт архивындагы тарихи
мәгълүматлар белән таныштырды.
Моннан алтмыш еллап элек Сарайчык урта мәктәбенең тарих укытучысы Мостаҗап Намазгалиев тәкъдиме белән башланган эш гомерле булып чыга. Җәмәгатьчелек көче белән ачылган туган якны өйрәнү музеен 1999 елда “Хан ставкасы” (гаскәр башлыгы урнашкан урын) дип аталган Мемориаль комплекс алыштыра.
Музейның экспозицияләре бай, экспонатларга килгәндә, бизәкле төймәләрдән, алтын ювелир зиннәтләреннән башлап, инде XIV гасырның беренче яртысында кулланылган суүткәргеч һәм канализация трубаларына хәтле бар. Ул чагындагы Бөек Ефәк юлында шулхәтле югары культуралы Сарайчык шәһәренең булуы безнең көннәрдә таңга калдыра. Язмамны теркәп утырганда, кызыклы санга юлыктым: бу шәһәрнең тар-мар ителгәненә быел нәкъ 444 ел икән! 1580 елда исән калган иске калдыклар бүген тарихны бозып күрсәтергә теләүчеләргә ул чорның телсез шаһитлары түгелмени?! Көчле ташкын да хәтта юып юкка чыгара алмаган. Экскурсовод сөйләве буенча, быелгы археологик казу вакытында бер урынга өсте-өстенә өч буын мәетләре җирләнгән каберлек табылган. Аның үзенчәлеге шунда ки, мәрхүмнәрне кабергә салганчы, кирпечтән төзелгән ике метр озынлыктагы кабарынкы коридор эченнән алып кергәннәр.
Сарайчык турында озак сөйләп булыр иде. Тарихи истәлекләрне торгызу өстендә
бик күп эшләнә. Быел шәһәрчеккә керә торган Хан капкасы да төзелеп беткән.
Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр Казакъстанның Европа өлешендәге шәһәрдә
Сәфәребез күбебезнең күрешәсе килгән Көнбатыш Казакъстанның “Татар мәдәни үзәге” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Флюра Ирек кызы Миликиева һәм аның урынбасары, “Ялкын” ансамбле җитәкчесе Эльмира Абдулкәбир кызы Әмирова яшәп халыкка хезмәт иткән Орал (Уральск) шәһәренә юнәлә.
…Бөтенләй көтмәгәндә кинәт күз алдыбызда әкияттәй манзара барлыкка килә! Юл өстендәге биек итеп ”Европа-Азия” чиген гәүдәләндергән “Арайлык-Акҗаек” аркасы
алдында Чапаев авылының бер төркем үзешчән сәнгатьтә катнашучылары, думбра һәм гармун көенә кушылып, төрле телдәге җырлар яңгыратып, казакъ халкының баурсак һәм кымызын тәкъдим иттеләр. Фольклор элементлары белән чигелгән милли костюмнар, кабартмага охшаган эче куыш баурсак, ике телдә яңгыраган,
бездә “Әниемә” дип йөртелә торган казакъ җыры – болар белән төбәкчеләр тарихның
өстәмә бер битен ачкандай булдылар.
Каршы алучылар белән очрашканнан соң, кунакларны Оралда (Уральск) Казакъстан халыклары ассамблеясе Дуслык йорты каршында көтеп торалар иде. Биредә “Евразия дәүләтләре һәм халыкларның тарихи үсешендә сәүдә-икътисад, мәдәният мөнәсәбәтләрен ныгытудагы Урал бассейны татарлары һәм казакъларының роле” дип аталган “түгәрәк өстәл” форматындагы җитди конференция узды. Көнбатыш Казакъстан өлкәсе Әкиме Нариман Турыгалиулы Турыгалиев, эчке сәясәт идарәсе җитәкчесе Дархан Каныбекулы, этносәясәт һәм гражданлык җәмгыяте үсеш бүлеге Жаннур Бекбаул Әхмәтов, “Казакъстан татар һәм башкорт иҗтимагый берләшмәсе”нең республика идарәсе рәисе Тәүфыйк Әкрәм улы Кәримов, Көнбатыш Казакъстан “Татар мәдәни үзәге” җитәкчесе Флюра Ирек кызы Миликиева, Казакъстан иҗтимагый килешү җитәкчесе Айгөл Сериккызы Туркина сәламләү сүзләрен җиткерделәр.
Барлыгы егерме бер чыгыш тыңланды: унөч доклад безнең яктан, сигезе казакъстанлылар ягыннан. Галимнәр Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов һәм Мурат Дабылулы Калменов Җаек һәм Сырдарья елгалары бассейнындагы Алтын Урда шәһәрләре, Көнбатыш Казакъстанда Алтын Урда һәйкәлләрен өйрәнү мәсьәләләрен күтәрделәр. Тәүфыйк Әкрәм улы Кәримовтан шушы региондагы татарларның тарихын һәм бүгенге яшәешен белдек. Габдулла Кариевның Уральскидагы еллары һәм аның шәҗәрәсендәге яңа мәгълүматлар белән фәнни-тикшеренү эшләре алып баручы төбәкче, тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Габделхак улы Ислаев таныштырды.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Мөхәммәт улы Гариповның да чыгышы алдагы тема белән охшаш иде.
Ул татар дөньясындагы мәгърифәтче Багбостан Мөэминованың кавем башы
турында сөйләп, “гомеренең егерме елын тоталитар система җәберләүләренә түзеп,
Себердә сөргендә үткәргән” мәшһүр хатынның тормышын яктырту өчен, әле архивларда эзләнергә кирәклеген дә әйтте.
Нижгар өлкәсеннән төбәк тарихын өйрәнүче иганәче, җәмәгать эшлеклесе Харис Мигъдәт улы Хәкимов үзенең чыгышын Россия империясенең өченче мөфтие, якташы
Әбделвахит Сөләймановның тормышын һәм мирасын өйрәнеп, аның исемен мәңгеләштерүгә багышлап әзерләгән иде.
Әлмира Шиһап кызы да, инде укучыларга таныш булган төбәк тарихын өйрәнүче, XVIII
гасырның икенче яртысы Көньяк Уралның мөселман галиме Мөхәммәт Али ад-Дагъстан
турында мавыктыргыч итеп чыгыш ясады. Оренбург өлкәсеннән икенче чыгыш Илвира
Хәким кызы Едиханованыкы иде. Ул да XVIII-XIX гасырдагы Урал елгасы бассейны татарлары турында җирле мисалларга таянып сөйләде.
Омски өлкәсенең төбәк тарихын өйрәнүчеләре, ветеран укытучылар, Сиятин Сәлим улы Чумаров һәм Галиәхмәт Алиәкбәр улы Хөсәинов Иртыш буендагы татар авыллары тарихын өйрәнүдәге тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Балык Бистәсе районы Яңа Сала авылы шәхси туган якны өйрәнү музее директоры Нурулла Гыйматдин улы Гариф сөйләгәндә, төрки-татар кеше исемнәре турындагы чыгышын тыңлап, аның белән бер кечкенә сәяхәткә чыгып киткән кебек булдык. Татарстан Республикасы “Хәрби дан
клубы ассоциациясе” рәисе, фән һәм техника буенча Дәүләт премиясе лауреаты, Казан-Йошкар-Ола делегаты Михаил Валерьевич Черепанов, Мари Эл Республикасы “Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр Региональ оешмасы” җитәкчесе Сания Мансур кызы Газизҗанова белән бергә башкарган эшләренә тукталды. Алар бер йөздән артык казакъ милләте вәкилләренең батырлыгы турында мәгълүмат туплаганнар. Шул нәтиҗәләр буенча Казакъстан Президенты Указы белән 2022 елның 5 маенда ике снайпер һәм бер укчы батальон командирына «Халык каһарманы” исеме бирелә. Быелгы форум программасына Казакъстан территориясеннән Бөек Ватан сугышы фронтына чакырылган һәм батырлыклары өчен югары бүләксез калган кырык каһарманның исеме кертелгән. Свердловск өлкәсе Серов шәһәреннән төбәк тарихын өйрәнүче, “Чулпан” татар-башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе Розалия Габдрахман кызы Сенцова әйткәнчә, Урал татарларының төбәк тарихын өйрәнүдә өлешләре бик зур. Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим муниципаль районындагы вәкиллеге җитәкчесе, иҗтимагый совет рәисе Рушат Җәүдәт улы Солтановның “Көнчыгыш Татарстан районнарында төбәк тарихын өйрәнүнең кайбер нәтиҗәләре, юнәлеше һәм киләчәге” дигән чыгышының исеменә күз салу белән, төбәкнең гөрләп барган эшләре искә төшә. Бәяләү өчен анда бер тапкыр булу да җитә. Мөслимдә узган төбәк тарихын өйрәнүчеләр конференциясендә катнашып, оештыручыларның мәгънәле итеп эшләгәннәренә сокланып туя алмыйча таралышкан идек. Менә шул булдыклылар арасында оештырып йөрүче Рушат Җәүдәт улы форум делегатлары белән десант составында. Эшләре теләсә кайсы трибуна артында сөйләрлек.
М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре Лилия Рәис кызы Әскарова язучы, тәрҗемәче Лирон Хәмидуллин иҗатында сурәтләнгән казакъ халкы мәдәниятен һәм тарихын күрсәтте.
Фикер алышкан мизгелләрдә
Айгөл Сериккызы Туркина:
– Татар мәдәни үзәгенең тоткан урыны югары булуда Флюра Ирек кызының өлеше әйтеп бетерә алмаслык, бик зур. Ул, көчләрен, вакытларын кызганмыйча, оештыру сәләтләрен җигеп, Эльмира Абдулкәбир кызы Әмирова белән берлектә алып бара эшен. Флюра ханым яхшы иганәче дә.
Марат Рафаил улы Баһаутдинов:
– Шагыйрьнең кыска гомерендә Җаек чоры булмаса, газетлары чыгып бармаса, аны кем белгән булыр иде? Тукайның татар әдәбияты алтын фондына кергән әсәрләре бит Уральскида язылган.
Эльвира Гинат кызы Хәбибуллина:
– Казакъстандагы Актүбә – Мари Элдагы Бәрәңге, Куянавыл һәм Мазарбашы экспедициясен оештырыйк. Гайнан Кормаш турындагы яңа мәгълүматларны ике яклап ачыйк.
Гөлия Фәрхәт кызы Мусина:
– Казаннан эшлекле сәфәр делегациясе составында килеп, бүген сезнең белән булуыма мин бик шат.
Нурулла Гыйматдин улы Гариф:
– Һәр халыкның мирасы бар. Китаплар язабыз, тик хәзер кирәге чыга торган шәхси әйберләрне сакларга өйрәнеп җитә алмыйбыз. “Без 41 ел балалары” фильмын төшергәндә кием табып булмый. Үземнең йөз сиксән кв. метрлы музеемда шуларны да тупларга тырышам.
Марсель Мөхәммәтша улы Гарипов:
– Уральскины елга буендагы рухи яктан иң бай шәһәр, дияр идем.
Галиәхмәт Алиәкбәр улы Хөсәенов:
– Беткән, яшәвен туктаткан авылларның карталарын төзим, анда яшәгән кешеләрнең исемнәрен торгызам. Топонимика картасы, татарча исемнәр өстендә эшлим.
Розалия Габдрахман кызы Сенцова:
– Быел Аракайда “Танцуй веселей!”
конкурсы уздырдык. Флюра ханым Миликиеваны чакырдык.
Уральскиның «Вайнах» чәчән-ингуш этномәдәни берләшмәсе рәисе Данилбек Али
улы Саратов:
– Безнең шәһәрдә татарлар ике мәчет төзеде. Мәдрәсә торгызыла. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның зирәклеге, Казанның толерантлыгы аркасында күп эшләр башкарылды. Су ташкыны вакытында иң беренче ярдәм Татарстаннан килде.
Флюра Ирек кызы турында Тереза ана диеп әйтеп була. Һәм аның өчен “юк” сүзе чын мәгънәсендә юк. Кирәк урында җавабын да әйтә белә, әмма үтенечне кире какмый. Менә бүгенге тантаналы мәҗлес тә эшмәкәр Флюра Миликиева иганәчелегендә оештырылган. Чыгымнарны тулысы белән үз өстенә алды шушы мөлаем йөзле эшмәкәр ханым.
Төбәкчеләр Флюра Ирек кызына чын күңелдән рәхмәтләрен әйттеләр.
Кешегә һәрчак ярдәм кулы сузу теләге үз өстенә күп җаваплылыклар алган ханымның кредосына әйләнгәне күренеп тора. Менә ничек тормыш принцибы нык аның. Конференция барышында чыгыш ясаучылардан бер галимә ханым үзенең Казанга барасы килгәнлеген әйтте. Флюра ханымның урыннан биргән җавабы: “Мин сине алып барып кайтырмын,” – булды. Игътибарлылыклары, мул табыннары өчен, Уральск шәһәрендә узган чараны оештыручыларның барысына безне туганнарча кабул итеп озатулары өчен иксез-чиксез изге теләкләр барып ирешсен.
Казакъстанда үткән Халыкара фәнни-төбәк тарихын өйрәнү конференциясе, резолюциядә билгеләнгәнчә, Татарстаннан читтә яшәүче татарлар тарихын өйрәнүнең мөһим һәм кирәк булуы мисалы.
Кайтыр юлга чыктык. Сәфәребез Самара шәһәрендә дәвам итәчәк.
Иделнең иң киң урынындагы шәһәр
Евразия форумы кысаларында фәнни-төбәк тарихын өйрәнү конференциясенең соңгысы Самара шәһәрендә узды.“Самара ягы татарлары: тарих һәм хәзерге
заман” темасына багышланган чарага галимнәр, төбәкчеләр һәм оештыручылар П.В.Алабин исемендәге өлкә тарихи-төбәк музееның археология бүлеге филиалына җыелдылар.
Самара Идел елгасының киңлеге Саратов сусаклагычында кырык километрга җиткән урында урнашкан. Ул миллионлы халык яшәгән шәһәрләр рәтендә. Бу сан
быел 1 миллион 159 меңне тәшкил итә.
Рәсми төстә шәһәргә 1586 елда нигез салынган дип санала. Иң беренче атамасы Самара-городок булган. Менә кайдан алынган икән казакъ кызы Роза Багланованың визит карточкасына әйләнгән “Ай, Самара-городок” җырының исеме! 1935 елда шәһәргә дәүләт эшлеклесе Валериан Куйбышев исеме бирелә һәм 1991 елда яңадан Самара исеме кайтарыла.
Шәһәрнең елга буе яры искиткеч матур, ул территория якынча биш чакрымга сузылган.
Самара машина төзү, металл эшкәртү, азык-төлек, космос һәм авиация сәнәгате үзәге булып тора. Беренче мәртәбә Юрий Гагарин космоска очкан ракета биредәге авиация заводында эшләнгән. Тарихи һәм мәдәни объектлары да бик күп сакланып калган.
“Болгар мирасы” мәдәни-тарихи фонды директоры Гүзәл Марат кызы Сәгадәтова Самара Идел буе татар мәдәниятен өйрәнү һәм саклау максаты белән башкарган эшләренең нәтиҗәләре белән таныштырды.
ЮНЕСКО ның Дөнья мәдәнияте институты директоры, тарих фәннәре докторы, академик, “Европа-Азия халыкара гуманитар академиясе президенты Энгель
Ризак улы Таһиров һәм аның абыйсы тарих фәннәре докторы, Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Академиясе академигы Индус Ризак улы Таһиров, конференциягә чакыру кабул итеп, Казаннан махсус килгәннәр иде.
-Татарча сөйләшик. Телебез матур бит. Ләкин татарлар арасында ана телендә сөйләшмәүчеләр, ни кызганыч, арта бара. Ана телен белмәү – битарафлык бит ул. Балалар, җәйгә әбиләренә кайтып, аларны русча сөйләшергә өйрәтә. Бик күп мисал китереп була. Болар бит телне саклап калуга комачаулый, – дигән фикерен әйтте профессор Индус Таһиров.
Үзенең чыгышында профессор Энгель Таһиров Евразия бөтендөнья тарихындагы борылыш моментында татар факторының урынын ачыклады.
Конференция барган бинаның хуҗасы, музей директоры Дмитрий Алексеевич Сташенков Самара Идел буе хазар чоры һәйкәлләрен өйрәнү турында сөйләде. Аның хезмәттәше Анна Федоровна Кочкина Самара Идел буенда Идел Болгары чоры
җирлекләре белән таныштырды.
Милли сораулар буенча мәгариф өлкәсендәге тәрбия эшләре модуле – Анна Федоровна Князева бу тема белән үзенең эш тәҗрибәсеннән чыгып уртаклашты. Мәскәү дәүләт педагогия университетының Самара филиалы аспиранты Евгений Алексеевич Аншаков,шул ук уку йорты студенты Светлана Александровна Нечаева һәм Самара дәүләт университеты студенты Диана Илдар кызы Абдрахманованың презентацияле чыгышлары тыңлаучыларда кызыксыну уята алды.
“Ил тарихы авыл кешеләре тарихы аша: Самара җире тумасы үзен Мари Элда тапты” – минем чыгышымның исеме шулай иде. Сүзем Идел буе немецларының үрнәк тормышы һәм немец авылында туган Сәрия Шакир кызы Сафина турында. Аның сөйләгәннәрендә тетрәндергеч очраклар бар. Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләр: Олег Витальевич Степанов, Михаил Валерьевич Черепанов, Фәйзелхак Габделхак улы Ислаев, Марсель Мөхәммәтша улы Гарипов докладлары Тольяттидәге XIV гасыр дирхәм хәзинәсе (дирхәм – VII гасыр ахырында әйләнешкә кертелгән акчалар), Самара өлкәсенең күренекле шәхесләре һәм бүләксез калган геройлар, Ярославльдән Фирдәүс Мансур кызы Кузнечихинаның чыгышы тумышы белән Самара ягыннан булган Социалистик Хезмәт Герое А.И.Ахмеров турында иде.
Конференция ахырындагы йомгаклау сүзендә РФ хәрби-тарихи фәннәр академиясе академигы Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов татар төбәк тарихын өйрәнүче структуралар эшендә яңа этап таләпләренә тукталды.
Гадәттәгечә, өйрәнү-тикшеренү, оештыру эшләрен яхшы итеп алып барган төбәкчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Самарадагы очрашу җылы тәэсир калдырды, минем үземдә бигрәк тә. Чөнки узган гасырның 70 нче еллар Куйбышев шәһәре яшьлегем белән бәйле. Китап-газет белән эшләгәндә килеп чыга торган сорауларга җавапны мин бик теләп шушы шәһәрнең нәшрият-полиграфия техникумында алдым. Беренче мәртәбә Куйбышев матбугат йортында күптөсле басмаларны күрдем. Илле елдан соң яратып йөргән ял паркы буеннан автобус белән уздык. Самара дәүләт социаль-педагогика университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Ильяс Гомәр улы Шәкүров, Жигули (Җәяүле) тавына күтәрелгәндә, төбәкчеләргә юл буе өзлексез әңгәмәче-гид булып сөйләп барды.
Тау өстендә бертигез ара калдырып тезелгән, тәбәнәк гөмбәзләрне хәтерләткән куакларны әллә инде дүрт кенә төс : сары, кызыл, яшел, кызыл-сарыга буяганнар. Бөтенесенең дә биеклеге бер төрле булып күренеп тора. Иганәчеләр көче
белән берничә тарихи вакыйга уңаеннан урнаштырылган массив һәйкәлләр… Әле
аларга өстәп алтын көзнең кояшы елмаюы, Идел өстендәге теплоходларның эз калдырып акрын гына йөзүләре, күпсанлы туристларның бар нәрсәне шатланып күзәтүләрен күрү үзләре бер әкият дөньясына кертеп җибәргәндәй итә.
Экскурсия тәмам. Тау итәгендәге кафега төшке ашка чакырдылар. Залда шыгрым
тулы халык. Бер якта башка телдә сөйләшәләр. Каршыда үзешчән артистлар чиратлашып безнең өчен җыр сузалар. Аларга Рәзилә Хәмидуллина, Рушат Солтанов кушыла. Башка милләт кешеләре кызыксынып куйды. Альберт Әхмәтҗан улыннан әлеге тантананың нинди сәбәп уңаеннан үткәрелгәнен белгәч, көчле итеп кул чаптылар. Менә шундый чиста энергетикалы, илаһи көчкә ия булган Ширяево авылындагы Поп тавы! Исеме элекке попның тау итәгендәге биләмәсеннән чыккан.
Ял программасы мактап бетерә алмаслык итеп төзелгән иде. Югары сервислыкунак йорты, ресторан, ризыгы, шәһәр буенча һәм музейда кызыклы экскурсия,
Самараның татар җәмгыяте активистлары белән очрашу, конференциягә чыгыш ясаучыларны әзерләү, музей бинасында мул өстәл һәм истән чыкмаслык Җәяүле тавында иркенләп йөрүне оештыру Гүзәл Марат кызы Сәгадәтова һәм Попечитель советы рәисе, Урта Азия Халыкара гуманитар академиясе академигы Гомәр
Мулланур улы Батыршинның иңнәренә төште. Аларга һәм ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтебезне әйттек. Андый миһербанлы кешеләргә Раббыбыз килер җирен киң
кылсын. Тауга карап тау булып булмый, диләр. Тау булмасак та, бик канәгать идек.
Без кайтып ун көн үтүгә, “Самар татарлары” журналында (Ильяс әфәнде Шәкүров
гаиләсе инде унбер ел чыгымнарны үзе каплап чыгарып бара) “Самарага тарихи
десант килеп төште” дигән мәкалә бастырылды. Кырык көннән соң әни булырга торган Гүзәл Сәгадәтова Юсуф исемле ул алып кайтты. Бәхетле бала булсын.
Бары да шома, җиңел булмый. Менә шундый халәттә Самара татарлары иҗтимагый казанда кайныйлар. Телне, мәдәниятне саклап калу өчен тырышалар.
Юл язмасы дип башлаган мәкаләм елъязмага әйләнде. Быелгы Халыкара
чарадан бик күп мәгълүмат алып, бик күп күреп кайттык. Әлеге зур проектны
язган һәм үтәргә ризалык биргән Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә, һәрбер хезмәткәргә зурдан-зур рәхмәт.
Программаны тулысы белән гамәлгә ашыру өчен янып-көеп йөргән җитәкчебез
Альберт Әхмәтҗан улына, әйдәп баручы референт Гүзәлия Шәрифҗан кызына,
форум программасына исемнәре кергән барлык координаторлар, иганәчеләр, Казакъстандагы, Пенза өлкәсе, Саратов, Әстерхан, Самарадагы иҗтимагый берләшмәләр активистларына, матди ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләрен күп итеп
әйтәсе килә. Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның чит регионнарны бертуктаусыз күз алдында тотуы кемгә генә көч бирми икән. Аның башкарган эшләре киләчәктә дә уңышлы булсын.
Озын юлларда йөрдек. Автобус хуҗаларыбыз Илдар Мөхтәр улы Бәйрәмов, Андрей Иванович Федотов үз эшләренең осталары. Мәрхәмәтлеләр. Бервакытта да кырын күз белән карамыйлар. Юлларда исән-имин йөрсеннәр.
Язмада төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең фотолары кулланылды. Аларның барысына да мин бик рәхмәтле.
ФИРЗИЯ САБИРҖАНОВА
Йошкар-Ола шәһәре
“Якташлар” №12 (39)