Узган атна азагында шәһәребезнең татар яшьләренә, Татарстан Республикасының «Әйдә, ШаяРТ!» шаяннар һәм тапкырлар клубының программа директоры Радик Рәшит улы Ганиев белән танышып, аның кул астында тәҗрибә тупларга мөмкин булды.
Студентлар һәм мәктәп укучыларыннан торган өч команда шаярту һәм мәзәкләр юнәлешендә остаз булган Радик әфәнде һәм Алсу Зарипова белән “Шаяннар һәм тапкырлар”ның серләренә төшенделәр, үзләре мәзәкләр язарга, сәхнәләштерелгән кү-ренешләр куярга өйрәнделәр. Өченче көнне, 20 декабрьдә, укуга йомгак ясалды, һәм командалар үз осталыкларын тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Ә жюри әгъзалары уенчыларның әзерлек дәрәҗәсенә бәя бирделәр.
Әзерләнү өчен вакыт бик аз булуына карамастан, командаларның бик тырышканнары, күп көч куйганнары сизелде. Чөнки Гран-при откан команда 2026 елның язында Казанда узачак “Шаярт” телевизион фестивальдә катнашачак. Һәм, уен нәтиҗәләре буенча, Самараны бу чарада “Алтын” кызлар командасы тәкъдим итәчәк!
Афәрин! Беренче урынга Самара шәһәр округының “Восход” балалар иҗаты үзәге каршындагы “Алга” командасы чыкты. Рәшит Саттаров җитәкчелегендәге әлеге төркемдә мәктәп укучылары шөгыльләнә. Ә шәһәребезнең төрле көллиятләрендә укучы студентлардан оешкан “Яз, көз, кыш – яшьлек” командасы икенче урынга лаек булды. Моннан тыш, Илназ Мәҗитов (“Яз, көз, кыш – яшьлек” командасы уенчысы) – “Иң яхшы актер”, ә Вика Казатдаева (“Алга” командасы уенчысы) “Иң яхшы актриса” номинациясендә җиңү яуладылар. “Алтын” төркеменең мәзәкләре исә “Иң кызык мә-зәк” дип танылдылар.
Мондый форматтагы КВН оештыруны Радик Рәшитович тәкъдим иткән.
“Казанда яшьләр арасында татар теле бетте диярлек”, – ди хөрмәтле кунак, авыр сулап. “Безнең лига менә инде 30 елга якын Татарстанның яшьләр иҗат берләшмәләрен үстерү һәм аларга ярдәм итү, егетләрдә-кызларда милли үзаңны, үз халкының мәдәни һәм тарихи мирасына хөрмәтне торгызу, яшьләрнең интеллектуаль һәм иҗади активлыгын арттыру юнәлешендә эшли.
«Әйдә, ШаяРТ!» Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар телен һәм Республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Җөмһүрияте рәисе каршындагы комиссия һәм “Шаяннар һәм тапкыр-лар клубы” тарафыннан оештырылган, “ТНВ” телера-диокомпаниясендә чыгып килә. Моңа кадәр без нигәдер регионнарга игътибар бирми идек. Ә менә быел Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез белән элемтәләрне ныгытырга, яшьләребезне юмор, уен-көлке аша берләштерергә булдык һәм Самарадан башладык. Киләчәктә Оренбург, Пенза якларына юл тотарга ниятлибез. Бәлки, телебезне саклап калырга өмет бардыр әле. Без, үз чиратыбызда, кулдан килгән өлешебезне кертергә тырышачакбыз. Әлеге башлангыч уңышлы һәм дәвамлы булыр, дип өметләнеп калабыз”.
Үз чиратымда, Радик әфәнде белән Алсу Зариповага безнең өлкә яшьләре белән эшләргә вакыт тапканнары, шәһәребезнең татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Фәрзанә Мәхмүтовага әлеге очрашуны, татарча КВНны оештырганы өчен зур рәхмәт җиткерәсем килә. Хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар! Балаларыбызга туган телебезне өйрәтик, татар исемен йөртеп кенә, үзеңне татар дип санау дөрес түгел бит!
Эльмира Сәйфуллина