tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасы җиңүчесенә 100 мең сум тапшырылачак
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасы җиңүчесенә 100 мең сум тапшырылачак

«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасы җиңүчесенә 100 мең сум тапшырылачак

15 май 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивале узачак. Гран-При өчен Татарстанның төрле районнарыннан 29 команда көч сынашачак, җиңүчегә 100 мең сум тапшырачаклар.

«Зур фестивальдә Гран-Придан һәм призлы урыннардан кала, «Иң яхшы актер», «Иң яхшы актриса, «Иң яхшы мәзәк», «Иң яхшы музыкаль номер», «Фестиваль ачылышы» номинацияләренең җиңүчеләре билгеләнәчәк. Фестиваль катнашучыларын «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыров, юморист Җәвит Шакиров, җырчы Салават Фәтхетдинов бәяли. Шулай ук чарада «Дышать» төркеме дә чыгыш ясаячак», – диде «Татар-информ»га «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасы оештыручылары.

«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестиваленең районнардагы сайлап алу этаплары 18 марттан 1 майга кадәр дәвам итте. «Әйдә ШаяРТ» редакторлары, Татарстанның һәрбер районына барып, катнашырга теләгән яшьләрне КВНга укытып, имтихан уены үткәреп, Казанга җинүче командаларны чакырды, диелә хәбәрдә.

Район этапларында җиңгән 29 команда Казанга Зур фестивальдә катнаша. Алар: «Нәмәкәй» (Актаныш районы), «Дилюс улы (Татфак)» (Казан), «Крәшеннәр» (Казан), «БСШ егетләре» (Балтач районы), «Студентлар каймагы» (Чүпрәле районы), «Медиклар» (Казан), «Шәпскийлар» (Теләче районы), «Әби-бабай оныклары» (Биектау районы), «Каймак» (Түбән Кама районы), «Изи» (Мамадыш районы), «Теге ни» (Казан), «Зәй кызлары» (Зәй районы), «Салкын чәй» (Буа районы), «Супер крәшеннәр» (Тукай районы), «Дөбер-шатыр» (Сарман районы), «Вак бәлеш» (Алабуга районы).

«Мишәрский колорит» (Әлмәт районы), «Өчпочмак» (Кама Тамагы), «Бизәкләр» (Менделеевск районы), «Кайнар сөт» (Чирмешән районы), «Бәй бәй рәкә» (Ютазы районы), «Урыссу татар яшьләре» (Ютазы районы), «Дуслык» (Тәтеш районы), «Күгәрчен текәләре» (Балык Бистәсе районы), «Үз туксаннары туксан» (Нурлат районы), «Торга алып килгәннәр» (Арча районы), «Мәзәк үзәк» (Азнакай районы), «Булганнар» (Саба районы), «Стифлер җыелма командасы» (Чаллы).

«Чарада телевизион съемка алып барылачак. Зур фестивальдә үзен иң яхшы күрсәткән унике команданы телевизион сезонга алачаклар. Төп сезон дүрт этаптан тора: 1/8, чирек-финал, ярымфинал һәм финал», – дип хәбәр итә оештыручылар.

  • Быел Татар КВН лигасына – 29 ел, «Әйдә ШаяРТ!» телепроектына – биш ел. «Әйдә ШаяРТ!» – татар телендә үткәрелә торган заманча телевизион юмористик уен. Лиганың максаты – яшьләрдә милли үзаң, үз халкыңның мәдәни һәм тарихи мирасына хөрмәт, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аның иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, татар телендә юмор үстерү. «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының 2023 ел сезонында Актаныш районының «Нәмәкәй» командасы җиңде.
  • Оештыручылар: Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*