tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әйдә ШаяРТ – Үзбәкстанда
Әйдә ШаяРТ – Үзбәкстанда

Әйдә ШаяРТ – Үзбәкстанда

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Алга киемнәр кибете ярдәме белән безнең команда – Ташкент шәһәрендә. Халыкара яшьләр фестивале кысаларында 27 июнь көнне төрки телле халыклар арасында КВН узачак.

Катнашалар: Кыргызстан, Башкортостан, Казахстан, Әзербайҗан, Тадҗикстан, Татарстан, Үзбәкстан һәм Беларусь.

Безнең команда составы: “Әкәмәт” Казан (КВН Татар лигасының ике тапкыр чемпион калган команда) һәм “Нәмәкәй” Актаныш ( “Әйдә ШаяРТ” лигасының сезон чемпионнары).

Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенә һәм Ташкент шәһәренең ТОКПЦ каршындагы татар яшьләре Советына ярдәм төркемен оештыруда, чыгыш ясау өчен массовка оештыруда һәм кирәкле реквизитлар эзләүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Хәзергесе вакытта команда редакция этапларын үтә.

Рамил Агдеев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*