Бик ерак тормасак та, әби-бабайлар, әти-әниемнең туган авылы булган Күгешкә бик еш барып булмый шул, һәркайсыбызның үз тормышы, шөгыле, дигәндәй.
Әле менә форсат чыкты да, сеңлем: “Әйдә, әбинең әти-әнисенең исемнәрен белешеп, сорашып кайтыйк”, – дигәч, әтиебез ягыннан нәсел җепләрен бәйләүче бердәнбер туганыбыз Рәхимә апаны күреп кайттык.
Туган апабыз шактый яшьтә булса да, хәтере яхшы, безне кызыксындырган сорауларга да елларына кадәр әйтеп, сөйләп бирде. Җизнине, өрлектәй ике улын яшьли соңгы юлга озатты ул. Илдар улы ачкан, ерактан ук үзенә тартып торган чишмә буйларын да әйләндек. Текә баскычлардан чишмә янына кадәр төшә алмады, билгеле, аяклары авырта, утырып кына торды.
“Апа, ниләр кичерәсең, бирегә килгәч”, дигән соравыма: “Йөрәкне бик авырттыра шул, иртәгә вафаты буласы көнне дә, чишмә буена төшеп менәм, дип китте. Чишмәсе бәйрәмен үзе генә күрә алмады шул”. Тәртипле тормыш алып барган улы колхозда механик булып эшләде, чәчү, җыю чорында түзеп тора алмыйча, үзе дә комбайнга утыра иде. Көзге уңышны җыеп бетергәч, авылга ерак булмаган “Шәм күле”ндә кыр корабын юып-чистартып алырга була. Көзнең соңгы айлары, күл суы да бик салкын була, менә шунда бөерләренә салкын тия дә инде аңа. Нәрсәгә тотынса кулыннан барлык эш килә торган туганым әлеге авыруы белән егерме ел көрәште. Көн дә Казанга башта үзе генә, аннары уллары алып барып, канын чистартырга йөрде…
Вафатыннан соң, чишмәгә аның исеме бирелде. Әле сеңлесе Рәминә дә авылга ямь биреп торган мәчеткә карап сүзгә кушылды: “Иске мәчет урынын, нигезен дә әти белән абый тапты бит, яңа мәчет үз урынына төзелде”, диде. Гаиләсе, туганнары чишмә буйларын тәртиптә тота, чәчәкләр утырта. Быел чишмә буенда авылдашлар, туганнар, кунаклар җыелып бәйрәм итте, туганымның рухы шат булгандыр.
Розалия Ибраһимова