Россия Президенты В.В. Путин Башкортстанда яшәүче хезмәт алдынгыларын дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указларга кул куйды.
«Кызыл таң» гәзите, «Тулпар» һәм «Әллүки» журналларының баш мөхәррире Фаил Камил улы Фәтхетдинов күпьеллык намуслы хезмәте һәм ирешелгән уңышлары өчен икенче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының медаленә лаек булды.
Фаил Камил улын әлеге дәрәҗәле бүләккә ия булуы белән чын күңелдән котлыйбыз.