9 нчы октябрь көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты Фатыйх Сибагатуллинның 75 еллыгына багышлап искә алу кичәсе үткәрелде. Чарада Гөлназ Шәйхиеваның бөек шәхеснең тормыш юлына багышланган, яңа гына басылып чыккан истәлекләр китабы да тәкъдим ителде. Фатыйх Сибагатуллин үзе дә бик күп китаплар авторы. Үзе иҗат иткән 2 дистәдән артык китаплары бар. Татарстан җитәкчелеге исеменнән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин чыгыш ясады. “Фатыйх Сәүбән улы белән дуслыгыбыз студент елларында, ветеринария институтында укыганда ныгып калды. Республикабызның беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәрипов һәм Рөстәм Нургали улы Миннеханов белән берлектә республикабызда тормыш шартларын яхшыртуда зур өлешен кертте ул, шуңа күрә без аңа бик рәхмәтле. Фатыйх Сәүбән улының бик яхшы сыйфатлары – кеше белән эшли белү, һәр башлаган эшен ахырына хәтле житкерү иде. Аның турыда үткән заманда сөйләшүе бик авыр. Фатыйх Сибагатуллин истәлегенә чыккан китап авторы Гөлназ Шәйхиевага, шушы эшне башлап йөрүче Рәдифә ханымга зур рәхмәтемне җиткерәм” дип белдерде Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин.
Хәтер кичәсе җыр-моң, танылган артистлар чыгышы белән дәвам итте.
Кичәне Резеда Сәлахова белән Илдар Кыямов алып барды. Сценарий авторы Резеда Гобәева, режиссеры Лилия Әхмәтова. Затлы артистлар составында: Ришат Төхвәтуллин, Фердинанд Сәлахов, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Рөстәм Асаев, Татьяна Ефремова, Артур Исламов белән Эльза Заяри, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов һәм Камал театры артистлары- Әсхәт Хисмәт, Ришат Әхмәдуллин, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Ирек Кашапов, Ләйсән Гатауллина, Тинчурин театрыннан Артем Пискунов та бар иде. Кичә ахырында чарага килгән барлык кунакларга да Фатыйх Сибагатуллин истәлекләре тупланган яңа китап таратылды.