Археолог, тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз Хуҗин әйтүенчә, Татарстан республикасы территориясендә Х гасырга караган бердәнбер мәчет – Биләрдә табылган Җәмигъ мәчете.
«Бу Җәмигъ мәчете Идел Болгарстанында археологлар тарафыннан табылган һәм Х гасырга караган бердәнбер мәчет. Болгардагы ХІV гасыр мәчетеннән зуррак. Биләрнең үзәгендә, хан сарае тирәсендә урнашкан. Болгар дәүләтенең үзәк мәчете булып торгандыр ул», – диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.
1972 елда архитекторлар казу эшләрен Биләрнең үзәгендә – эчке шәһәрдә башлап җибәргән булган.
«Җитәкчебез Альфред Халиковның максаты – хан сараен табу иде. Казылмаларда таш бина эзләре килеп чыкты. Мәйданы – 2500 кв.м. Архитектура тарихы белгече Сәйяр Айдаров: «Юк, хан сарае түгел бу, мәчеткә охшаган, кыйблага карап тора», – диде ул. Ул күрсәткән урынны казыгач, манарасы да килеп чыкты. Әлбәттә, начар сакланган. Әмма бинаның планы күренеп тора: таш һәм агач өлешләре, колонналы залы бар», – диде ул.
Галимнәр Җәмигъ мәчетен Болгар археологиясендә зур ачыш буларак кабул иткән.
«XVIII йөз галимнәре Василий Татищев («великий храм и столп (башня)» һәм Николай Рычков («преогромной величины каменный столп») язып калдырган архитектура истәлеге – Җәмигъ мәчет хәрабәләре иде бу. Әлеге сүзләрне 1832 елда Биләрдә булып киткән язучы һәм публицист, Казанда чыга торган «Заволжский Муравей» журналы нәшире Николай Рыбушкин да кабатлый. «Хәрабәләренә карап фикер йөртсәң, бу мәчет Болгарныкына караганда күпкә зур булгандыр», – дип яза ул», – диде Фаяз Хуҗин.
1973-1975 елларда археологлар Биләрне самолеттан аэрофотоларга төшереп өйрәнгән. «Фотоларда Биләрнең эчке планировкасы яхшы күренеп тора иде: мәчет тирәсендә зур мәйдан булган, урам эзләре чалымлана, өч дистәдән артык кирпеч-таш бина эзләрен билгеләдек. Алар самолеттан бик яхшы күренде. Без тагын бер мәртәбә Биләрнең зур һәм борынгы архитектура истәлекләренә бай шәһәр булганлыгына инандык», – диде белгеч.
Чыганак: tatar-inform