Быел федераль Сабан туе Новосибирск шәһәрендә узды. Язгы чәчү тәмамлануны биредә ике көн дәвамында бәйрәм иттеләр. Россиянең 29 төбәгеннән 500гә якын татарны кабул иткән чара нинди яңалыклары белән истә калды?
“Ат – татарның көч символы”
Шәһәр ипподромында Новосибирск губернаторы призына ат чабышы үтте. Кичен филармониядә Татарстан сәнгать осталары концерты узды. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, кунакларны сәламләп, бәйрәмне ат чабышы белән башлап җибәрүнең хикмәтен аңлатты. “Ат ул – татар халкының көч символы да, мәдәният тә, тормыш рәвешен гәүдәләндерүче билге дә. Милләттәшләребез дөньяга сибелеп яши. Сабан туе – безгә җыелышырга бер сәбәп ул. Бәйрәмгә марилар да, чуашлар да, Казахстаннан да милләттәшләребез килде. Без шатлыкта да, кайгыда да бергә булырга тиеш. Сабан туе – берләштерүче бәйрәм”, – диде ул.
Читтә яшәүче милләттәшләребезнең исә проблемалары уртак – алар туган телләрен акрынлап югалтып баралар. Красноярск өлкәсенең Шәрип шәһәрендәге “Бәхет кошы” халык ансамбле солисты Зөлфия Касыймова өчен иң авыры – бәйрәмдә ана телендә сөйләшә алмаган татарларның күп булуы:
– Авылларда татар теле укытылса да, шәһәрдә андый мөмкинлек юк. Шуңа күрә балаларым татарча аңлый, ләкин сөйләшә алмый. Иң авыры – менә шушы мәйданда минем язмышка дучар булучыларның күплеге. Бала ана теленнән, гореф-гадәтеннән язмасын иде. Менә шуңа оныгыма өйрәтергә тырышам. Хәзер инде минем дә вакытым күп, мөмкинлекләр дә шактый. Шөкер, татарча сүзләр әйтә башлады. Ә бит үзем дә телне оныткан идем. Егерме еллап элек яшәгән җиребездә татар үзәге ачылып, шунда йөри, җырлый торгач, татарча сөйләшә башладым. Без бит – Башкортстанның Стәрлебаш авылыннан Красноярскига комсомол төзелешенә чыгып киткән буын. Яшь чакта милләткә, телгә гамебез булмады. Хәзер инде аңлыйбыз да, соңгарак калганбыз шул.
“Дуслык” ансамбле артисты Гүзәлия Куприянова да, Находка шәһәрендә ике меңнән артык татар яши, ләкин үз телләрендә сөйләшә алганы бик аз, ди:
– Тумышым белән Кукмара районының Манзарас авылыннан мин. Башта гаиләбез белән Кемерово өлкәсенә чыгып киттек. Аннары ирем артыннан Приморье өлкәсенең Находка шәһәренә барып урнаштым. Биредә Сабан туе оештырылганын белгәч, юл озын дип тормадык, сәфәргә чыктык. Чөнки бу бәйрәм читтә яшәгән татарлар өчен бик тә тансык. Татарстаннан шулкадәр матур тавышлы җырчылар килгән. Читтән генә үзара сөйләшкәннәрен тыңлап тордым да күзем яшьләнде. Саф татарча аралашалар бит. Яшерен-батырын түгел, бездә мохит юк. Телне кулланырлык даирә юк. Шуңа балаларыбыз урысча аралаша. Җыелырга берәр бина булса, анда татар теле дәресләре оештырыр идек. Андый үзәгебез юк шул әлегә. Була дип өметләндерделәр әле, көтәбез инде.
Новокузнецк шәһәренең имам-хатыйбы Әнвәр хәзрәт Аширов исә, зарланып утырудан файда юк, һәрберебезгә кулдан килгәнне эшләргә кирәк, дигән фикердә:
– Бездә 30 меңгә якын мөселман яши, 7 мең тирәсе татар бар. Соңгы елларда Себер, Кузбасс якларында дин күтәрелеп килә. Бу якларда тел мәсьәләсе имамнар өстендә. Дин сабаклары үткәрәбез, татар оешмалары оештырабыз. Җомга вәгазьләрендә татарча сөйләшергә өндибез. Балалар татар теле дәресләренә килә. Татар телен мәдәни үзәкләрдә дә өйрәнеп була. Сабан туен без ике ел рәттән үткәрдек. Халык җыелды. Чөнки бу – нәкъ менә гади халыкның, эшче халыкның бәйрәме. Шуңа күрә Сабан туенда, бу – шәһәрдә үтә торган бәйрәм, дип тормасыннар, авыл эшчәннәрен чыгарып зурласыннар иде. Бу – элек-электән килгән гадәт.
Чат татарлары кемнәр алар?
Сабан туенда татар авылы ихаталарын Түбән Кама районы төзегән. Новосибирск ягыннан да гыйбрәтле тирмә-йортлар бар иде. Әйтик, берсендә Навил Шиһабетдинов чат татарлары көнкүреше белән таныштырды. Авылым юкка чыгу алдында торганга алындым бу эшкә, ди “Чат татары утары” җитәкчесе Навил әфәнде.
Баксаң, узган ел гына Себернең төп халкы – чат татарларының тарихи-мәдәни мирасын саклау йөзеннән, мәчете, буеннан-буена сузылган Буыннар аллеясы һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга һәйкәле булган авылны әнә шулай рәсмиләштергән икән ул. Авыл Юрт-Ора (авыл халкы аны Үмәр аилы дип йөртә. Обь безнеңчә – Үмәр, аил елга була, ди Навил әфәнде) дип атала. Навил абый әйтүенчә, авылда VIII гасырдан бирле чатлар яшәгән. Бу авыл – археология һәйкәле булып саналган борынгы шәһәр урынының нәкъ уртасында. Себергә урыслар килгәч, документларга бу урын Чат шәһәрлеге буларак теркәлә. “Сабан туеның мәгънәсе ни дисең, җиребезгә халкыбызның төп бәйрәме кайтты, безнең өчен бик зур хикмәт бу”, – ди Навил абый, дулкынланып. Биредә төп халык татарлар дип әйтәсе килә инде аның. Тик менә презентациясе урыс телендә язылган. Татарча укый белүчеләр бик аз, күрәсең.
Мәдәни үзәк өй туе көтә
“Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге” – эш масштабы буенча Себердә иң эресе. Әйтик, биредә “Себер чәйханәсе” төрки халыкларның дуслык фестивале, татар яшьләренең төбәкара “Себер Сабан туе” үтә. Татарстан, Башкортстан, Казахстан, Алтай, Кыргызстан һәм башка төбәкләр белән мәдәни аралашу бара. 2005 елдан “Азат Себер”, 2009 елдан яшьләр өчен “Алтын йолдыз” газетасы чыга башлаган.
Быел шәһәр мэриясе үзәккә элеккеге балалар бакчасы бинасын файдалануга тапшыру турында карар чыгарган. Бу көннәрдә документлаштыру эшләре бара. Әлеге бинада шулай ук “Новосибирск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе”, җирле “Ак калфак” оешмасы, “Алтын йолдыз” яшьләр клубы да урнашачак. Ләкин бина төзекләндерүне көтә.
Өлкәдә татар теле факультатив рәвештә керә. Себер татарлары бирегә VI–VIII гасырларда ук килеп төпләнгән. 2010 елгы җанисәп мәгълүматларына караганда, өлкәдә 24158 татар яши. Себернең төп халыклары – барабин һәм чат татарлары юкка чыгу алдында. Мәктәп булмагач, сөйләм теле генә сакланып калды, татарча укый белмибез, ди, ачынып, Навил әфәнде.
Аралар якынайды
Татарстан белән Новосибирск бер-берсенә тагын да якынайды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән өлкә губернаторы Андрей Травников сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни килешүгә кул куйды. 2019–2021 елларда әлеге килешүне гамәлгә ашыру планы кабул ителде. “Новосибирск өлкәсе – эре сәнәгать, фәнни-тикшеренү үзәге. Безнең мөнәсәбәтләр элек-электән яхшы. Ләкин алдыбызда зур бурыч-максатлар тора икән, тагын да якынаерга кирәк. Бу килешү ике як өчен дә файдалы”, – диде Рөстәм Миңнеханов, килешүнең әһәмиятен ассызыклап.
Андрей Травников исә татарлар белән хезмәттәшлекнең әһәмиятенә тукталды:
– Иртән, Себергә кем беренче килгән: төрки халыклармы, урыслар, казаклармы, дип сөйләшеп алдык. Әлбәттә инде, татар халкы өлкәнең мәдәни-рухи, икътисади үсешенә зур йогынты ясый. Әйтик, безнең галимнәр Татарстан нефтьчеләренә технологияләр эшләп бирә. Без Татарстанның волейбол үзәге проектын үзебезгә үрнәк итеп алдык. Авиатөзелешне алсак, анда да уртак проектлар байтак. Бу мөнәсәбәтләр бәһасез. Дуслык булганда, бар да була.
P.S. Көрәштә 100 кг авырлык үлчәмендә Раил Нургалиев абсолют батыр калып, тәкә алды. Автомобильне төрле авырлык категорияләрендә җиңгән көрәшчеләр арасында жирәбә салып билгеләделәр. Бәхет 120 килограммга кадәр авырлыкта көрәшүче Лениз Абдуллинга тәтеде. Себер Сабан туенда көрәш мәйданы иң күп халыкны җыйганы булды.