Якутиядә, XXV Федераль Сабантуйны ачу тантанасы кысаларында, бәйрәмнең «Тулпар ат» күчмә символын тапшыру тантанасы узды. 2026 елда Федераль Сабантуйны кабул итү хокукын Омск өлкәсе алды. Сәхнәдә Сабантуйның күчмә символы тантаналы рәвештә Омск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Иван Андреевич Колесникка тапшырылды.
Омск әлеге бәйрәмне федераль масштабта беренче тапкыр кабул итәчәк.