Хокук һәм җәмгыять белеме буенча төбәк, Бөтенроссия дәрәҗәсендәге
интеллектуаль ярышлар призерлары һәм җиңүчеләре өчен төбәк
укытучыларының инициатив төркеме тарафыннан һәм Россия хөкүмәтенең
Федерация Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле, якташыбыз Вадим Живулин
ярдәмендә Федераль җыен палаталарына һәм Югары икътисад мәктәбенә
экскурсия оештырылды.
Федерация Советы, Дәүләт Думасы – законнар чыгаруның төп кузницасына бер
көнлек сәфәр! Хөкүмәт вәкилләреннән, сенаторлардан һәм депутатлардан үгет-
нәсыйхәт алу, югары икътисад мәктәбе педагоглары һәм студентлары
тарафыннан тәҗрибә туплау – план арттырып үтәлгән, димәк!
Эх! “Дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләре” темасы буенча дәресне менә
шулай үткәрәсе иде, шунда ук барлык аңлашылмаучанлыклар юкка чыгачак.
Әмма әлегә практик белемнәрне алу бәхете мәктәбебезнең 11 класс укучысы
Диляра Атауллинага һәм миңа гына елмайды. Сәяхәтебезне Федерация Советыннан башладык. Андагы сак хезмәте игътибары астында тулы тикшерү узгач, пресс-служба хезмәткәре, бик сөйкемле хатын экскурсия уздырды.
Бина искитәрлек матур. Ни өчендер, белмим, ләкин һәр җирдә Валентина
Матвиенконың кул эзе сизелгән кебек тоелды. Биредә ягымлы, шат күңелле
кешеләр эшли, барысы да исәнләшә, елмая. Бер мизгелгә генә булса да, үземне
сенатор дип уйладым. Ләкин җиргә кайтыйк.
Нәфис интерьер, тематик күргәзмәләр, ялтырап торган заллар, бәллүр
люстралар, кыйммәтле мебель – болар барысы да закон чыгару хакимиятенә хас
иде. Кызганыч, барысын да фотога төшерергә рөхсәт итмәделәр.
Югары палатадан без түбәндәгесенә, ягъни Дәүләт Думасына юнәлдек. Вакыт
төшке ашка якынлаша башлаганга, делегацияне аш бүлмәсенә озаттылар.
Ашамлыкларның ниндие генә юк, сайлау зур, бәяләр уртача. Мәсәлән, минем
төшке аш 750 сумга төште. Шулай булгач, биредәге түбән бәяләр турындагы
имеш-мимешләр – әкият.
Тәмле итеп сыйланганнан соң, халык депутатлары белән очрашырга, тормыш
турында сөйләшергә булдык. Өстәвенә, мин укытучылар, табиблар һәм фермерлардан инициативалар исемлеге әзерләгән идем. Әмма алар элеккечә инициативалар булып калды, чөнки депутатлар үз мәсьәләләрен хәл итте. Дәүләт Думасы бинасы стиль буенча Советлар Союзы чорында калган – мебель, келәмнәр, хәтта хезмәткәрләр дә шушы чорны хәтерләтте. Мөмкинлектән файдаланып, без барлык фракцияләрдә булдык, һәр партиягә үз стилендә аерым этаж бирелгән. ЛДПР партиясенеке – энергетик яктан иң куәтлесе! Биредә һәр нәрсә мәрхүм Владимир Жириновскийны искә төшерә – аның креслосы, портретлары, шәхси әйберләре, сары-зәңгәр төстәге аура һәм башкалары. КПРФ этажын аерым тыйнаклык, кызыл төс бизи, бүгенгәчә Ленинның кулы сизелә.
“Справедливая Россия”нең биләмәләрен якты төсләр, көчле энергетика, лидер
портретлары һәм башкалары белән ЛДПРныкына ошаттык.
Кыскасы, бу көнне без барлык унике этажны да әйләнеп чыктык. Шактый
арыганнар, әмма ләкин бик бәхетлеләр булып, Югары икътисад мәктәбенә
юнәлдек.
программасының ачык ишекләр көне үткәрелде. Очрашу кысаларында факультет
педагоглары үзләренең академик траекторияләре, мөмкинлекләре турында
сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Иң мөһиме – балалар өчен шулкадәр мотивация яңгырады, хәтта укытучыларның
да бирегә яңадан укырга керәселәре килде.
палаталары искиткеч. Дүрт катлы бина XVI гасырда Стрелец приказы башлыгы,
бояр Иван Троекуров өчен төзелгән. XIX гасырда Мәскәү мещан җәмгыяте бинада
«Лондон» кунакханәсе ача. ХХ гасырда Совет власте сарайны торак йорт итә.
1950 елларның икенче яртысында йорт реставрацияләнә һәм 1980нче елларга
кадәр шунда М.И.Глинка исемендәге музыкаль мәдәният музее урнаша. 1994
елда Троекуровлар сарае урнашкан территория Россия Президенты эшләре
идарәсе карамагына күчә.
мөнәсәбәтләре тарихын сөйләүче борынгы гравюралар һәм открыткалар белән
бизәлгән матур кичү буйлап узып кына калмадык, ә Дәүләт Думасының Халыкара
эшләр буенча комитетының утырышлар залында да булдык.
Елена АТАУЛЛИНА, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.
Сафаҗай.