ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Федор Баталов исемендәге урам
Федор Баталов исемендәге урам

Федор Баталов исемендәге урам

Ульяновскиның яңа урамы Советлар Союзы Герое Федор Баталов исемен йөртәчәк. Губернатор Алексей Русских гра жданнарны шәхси мәсьәләләре буенча кабул итү барышында әнә шундый карар кабул итте.

Билгеле булганча, 2025 елда Ульяновск өлкәсе һәм Белоруссия эзтабарлары Гомель өлкәсендә Федор Баталовның җәсәденә тап булдылар. 1941 елның җәендә Федор Алексеевич 154 нче Ульяновск укчылар дивизиясе 437 нче укчылар полкының батальон командиры буларак Жлобинщина тирәсендә немец фашистларына каршы каты сугышлар алып бара.

“Россия эзтабарлар хәрәкәте” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Ульяновск бүлеге советы рәисе Сергей Зуев төбәгебез башлыгына Федор Баталовның исемен мәңгеләштерү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

“Яхшы инициатива. Шәһәр комиссиясе барлык мәсьәләләрне дә хәл итәр һәм шәһәрдәге яңа урамнарның берсенә шушы данлыклы шәхес, Советлар Союзы Герое исемен бирербез. Бөек Ватан сугышы елларында Днепр елгасында уңышлы контрударның 85 еллыгы уңаеннан бик тә күркәм вакыйга булыр бу”,- дип ассызыклады Алексей Русских.

Белешмә өчен: Советлар Союзы Герое Федор Алексеевич Баталов Казан шәһәрендә православие динендәге татар гаиләсендә туып үскән.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*