Фәһимә Хисамова белән хушлашу бүген, ул яшәгән Зорге урамындагы 57/29 йортында булды.
Филология фәннәре докторы, профессор Фәһимә Хисамова Казанның мөселман зиратында җирләнә.
Фәһимә Хисамова – филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, “Татар теле морфологиясе”, “Татарский язык в восточной дипломатии России (XVI – начало XIX вв.) һ.б. зур хезмәтләре белән танылган галим.