Иртәгә, 16 ноябрь, Казанда XVII “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы башлана. Форумда Россия Федерациясенең 60 регионыннан һәм 14 чит илдән вәкилләр катнашуы көтелә. Делегатларның берсе – Самара өлкәсенең «Дуслык» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, эшмәкәр Фәхретдин Канюкаев.
-Мин ел саен “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумында катнашам, аның кирәклеген һәм дәрәҗәсен тоям. Әлеге форум үзара фикерләшергә һәм хезмәттәшлек өчен элемтәләр белән алмашырга ярдәм итә, – дип фикерләрен җиткерә «Дуслык» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.
Быел Самара шәһәрендә Фәхретдин Канюкаев зурлап милли бәйрәмебез Сабантуйны үткәрде. Бәйрәмдә солдатларга ярдәм итү буенча мәйдан булдырды һәм махсус хәрби операция зонасына 10 машина җибәрелде. Ел дәвамында да Самара өлкәсе эшмәкәрләре махсус хәрби операция зонасына җылы киемнәр, дроннар, медицина кирәк-яракларын җибәреп торалар.