tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәнир Галимов Фән Вәлиәхмәтовның өчесен үткәрде
Фәнир Галимов Фән Вәлиәхмәтовның өчесен үткәрде

Фәнир Галимов Фән Вәлиәхмәтовның өчесен үткәрде

12 октябрь кичендә 74 яшендә татарның данлыклы баянчысы һәм моңлы җырчысы Фән Вәлиәхмәтов вафат булды.

Бүген, 14 октябрь, “Русиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы рәисе, җәмәгать эшлеклесе, атказанган мәдәният хезмәткәре, популяр җырлар авторы Фәнир Галимов татар җәмәгатьчелеген һәм туганнарын чакырып мәрхүмнең өчесен үткәрде.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров; Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев; Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Әлфред Дәүләтшин һәм башкалар катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*