Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган истәлек кичәсе узды

Кичәдә Фәнис Яруллин өсәрләре, шагыйрь сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
Кичәдә Фәнис Яруллинның хатыны, гомерлек юлдашы, ныклы таянычы Нурсөя ханым Яруллина Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасы хакына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Медальне Нурсөя Фалҗан кызына Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Рафаил кызы Камалова тапшырды.
Фәнис Яруллин турында истәлекләр белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Хәбибрахман улы Салихов, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе Разил 
Фәнис Яруллин әсәрләрен, аның щигырьләренә язылган җырларны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфи; Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Асаф Вәлиев; Татарстанның атказанган артистлары Рәсим Низамов, Гөлнара Тимерҗанова; ИлГәрәй, Чулпан Йосыпова, Саҗидә Әхмәтҗанова, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары, шагыйрьнең якташлары – Баулы районы сәхнә осталары башкарды.
Кичәне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт Драма һәм Комедия театры артистлары, Муса Җәлил премиясе лауреатлары Артем Пискунов һәм Резеда Сәлахова алып барды
Сценарий авторы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Индус Сирматов.
Режиссер – Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин.
Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге






