tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәнис Җиһаншаның мастер-классына чакырабыз
Фәнис Җиһаншаның мастер-классына чакырабыз

Фәнис Җиһаншаның мастер-классына чакырабыз

30 гыйнвар 18.00 сәгатьтә Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша ораторлык һәм актерлык осталыгы буенча мастер-класс үткәрә.

30 гыйнвар 18.00 сәгатьтә Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша ораторлык һәм актерлык осталыгы буенча мастер-класс үткәрә. Әлеге дәресләр катнашучыларның үз-үзләренә ышанычларын арттырырга, мөһим очрашуларга һәм чараларга әзерләнгәндә, артистларның һөнәри алымнарын белеп, шуларны файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.

Фәнис Җиһаншаның дәресләре фикерләрегезне дөрес формалаштырырга һәм аудиториягә җиткерергә, партнерны тоярга, импровизациядән курыкмаска, камера каршында чыгыш ясарга һәм тагын бик күп нәрсәләргә өйрәнергә ярдәм итәчәк.

Нәтиҗәдә:
Сез көндәлек аралашу, сөйләшүләр һәм рәсми чыгышларда, төгәл күнекмәләргә нигезләнеп, үз-үзегезне ышанычлы тотарга өйрәнәчәксез.
Формат: 3,5 сәгать интенсив практика.
Кем өчен: Һәнәре сүз көченә, ышандыра, илһамландыра белү сәләтенә ия булган һәркем өчен.
Дәресләр театрның театр лабораториясендә узачак.

Чыганак: kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*