3нче гыйнварда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында 2026 елның беренче юбилей кичәсе гөрләде.
Биредә Татарстанның халык артисты, Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты Фердинанд Сәлаховка 70 яшь тулуга багышланган «70 һөнәр иясе» дип исемләнгән юбилей концерты үтте.
Кичәдә «Мирас» инструменталь ансамбле катнашты. Фердинанд Сәлахов яшь җырчылар белән дуэтлар да башкарды. Бик күп популяр җырлар, халык көйләре яңгырады.