tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрдүнә Касыйм кызына Васил Шәйхразыевның сәламен һәм котлау хатын җиткерделәр
Фәрдүнә Касыйм кызына Васил Шәйхразыевның сәламен һәм котлау хатын җиткерделәр

Фәрдүнә Касыйм кызына Васил Шәйхразыевның сәламен һәм котлау хатын җиткерделәр

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге хезмәткәрләре актриса, остаз, профессор Фәрдүнә Касыймова һәм туфрак белгече, профессор Фәнгать Хаҗиев йортында кунакта булдылар. Якын көннәрдә Фәрдүнә Касыйм кызына Уфаның мактаулы гражданины исеме бирелгән иде.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Фәнгать Хәмәт улына һәм Фәрдүнә Касыйм кызына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның сәламен һәм котлау хатын җиткерде.

Бу күркәм гаиләдә тәрбияләнеп үскән уллары, Башкортстанда гына түгел, Россия күләмендә билгеле шәхес Айдар Акманов шулай ук әти-әнисендә кунакта иде. Ул уңышлы сценарист, ил күләмендә популярлык яулаган нәфис фильм һәм телевизион сериаллар өчен сценарийлар яза. Бүгенге көндә гаиләсе белән Мәскәүдә яши.

Чыганак: БРда БТК вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*