Президент Рөстәм Миңнехановның элеккеге тәрҗемәчесе Фәрхәд Фәткуллин алты ел буена энциклопедиянең татар бүлеген үстерүдә булышкан. Бушлай. Бу көннәрдә аңа Россиядә беренчеләрдән булып, “Ел Викимедиачысы – 2018” исеме бирелде. Хәзер татар егетен халыкара дәрәҗәдә дә таныйлар.
Фәрхәд 2006 елдан 2013 елга кадәр республиканың ике президенты – Минтимер Шәймиев белән Рөстәм Миңнехановның тәрҗемәчесе булып эшләгән. Ике бала атасы дәүләт эшеннән гаиләсенә күбрәк игътибар бирү өчен киткән. Үзе Казанда француз телен тирәнтен өйрәтүче һәм татар-төрек мәктәпләрендә белем алган. 2002 елда Казан финанс-икътисад институтында предприятиеләр белән идарә итү белгечлеген үзләштергән, аннан тәрҗемәче булып киткән. 2009 елдан бүгенгә кадәр – Бөтендөнья банкының штаттан тыш тәрҗемәчесе. “Итальян, төрек, инглиз, француз, урыс, татар телләрендә аралашам. Алты телне дә тигез күрәм”, – ди милләттәшебез.
“Ел Викимедиачысы” исеменә лаек булуы аның үзенә дә бик гаҗәп тоела. Күптән түгел “Викимедиа” фонды Көньяк Африкада “Викимания – 2018” дип исемләнгән халыкара конференция уздыра. Фәрхәд Казандагы фатирында Башкортстан, Саха-Якутия һәм башка төбәкләрдә яшәүче Россия викимедиачылары өчен әлеге инглиз телендә үткәрелгән халыкара чараның ябылу тантанасын урысчага тәрҗемә иткәндә үз исемен ишетә. “Википедия”не оештыручы Джимми Уэйлс быел Вики-җәмгыятьнең “Ел шәхесе” исеме Фәрхәд Фәткуллинга бирелүен әйтә. “Россиядәге татар телле җәмгыять вәкиле үз илендәге халыкларның туган телләрен үстерүдә булыша. Инглиз телен яхшы белгән егет элемтәләр өзелгән җәмгыятьләр арасында күпер сала”, – ди.
Бу урында ул үзе дә: “Шактый гына чит телләрне беләм, шуңа күрә халыкара чараларда катнашырга курыкмыйм. Минем ярдәмем белән башкалар да Россиянең мәдәни байлыгы турында белә алды”, – ди.
Әмма Фәрхәд бу җиңүен үзенең генә уңышы дип санамый. Чөнки “Викимедиа” хәрәкәтендә мәгълүмат табарга халыкара волонтерлар да ярдәм итә. Фәрхәд 2012 елдан бирле волонтерлар хезмәтенә 115 мең төзәтмә керткән. Шуның 55 проценты “Википедия”нең татар телле бүлегенә кагыла. Викимедиачыга кайбер очракта дата, фамилияләрне дөресләргә, кайберләрендә исә үзенә мәкаләләр язарга туры килә. Башта ул татар бүлегендә генә эшләгән. Соңрак башкорт, мари, чуаш һәм башка милләтләргә үзләренә кирәкле мәгълүматны табарга булыша. Урыс, инглиз һәм башка телдәге төрле “Викимедиа” проектларында катнаша.
“Википедия” ул – ирекле интернет-энциклопедия. Дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәүчеләр аның аша мәгълүмат таба, үзенең фәнни язмасын калдыра ала. “Википедия”нең 300 тел бүлеге бар. Ә татар теле бүлеге рәсми рәвештә 2003 елда теркәлү узган. Бүген анда 80 меңнән артык мәкалә урнаштырылган. Рейтингта татар телендәге язмалар сан буенча 69 нчы урында тора. “Википедия”гә ай саен 1,4 миллиард кулланучы мөрәҗәгать итә икән. Татар телендә викисүзлек, викикитап, викиханә, викихәбәрләр, викимәгълүмат, викиҗыентык Россия викимедиачыларның вики-сайтында үстерелә. Татарча вики-өзекне әлегә Yandex белән Google таба алмый икән.
Бүген мәктәпләрдә туган телебезне укыту иреклегә калган заманда язма телне интернетта үстерергә калмагае. Бу очракта ирекле энциклопедияне татарча мәгълүмат белән баетырга туры киләчәк. Хәер, әлеге эш башланды дисәң дә була. Республикада икенче ел рәттән “Сәләт ВикиМәктәбе” проекты эшли. Сәлкешләрне “Википедия”не укып кына калмыйча, үзләренең фәнни язмалары турында фикер алышырга да өйрәтәләр. Әлеге эштә Фәрхәд үзе дә катнаша. Танылган ТатВики-китапханәчесе әйтүенчә, мәктәпләрдә, мәктәптән тыш чаралар кысаларында “Вики-клублар” оештырып, яшьләрне бу технология һәм аның мөмкинлекләре белән таныштырырга кирәк. “Планетабызның халкы туган ягыбыз белән бәйле беренчел мәгълүматны tatarstan.ru яки visit-tatarstan.com сайтыннан түгел, “Википедия” аша таба да, тикшерә дә ала. Күз алдына китерегез: укучы мәктәптә иншаны дәфтәргә түгел, ә “Википедия”гә яза! Бу мәгълүмат беркайчан да югалмый һәм бөтен кешегә дә файдалы булачак. Шулай иткәндә республика, илебез халыкара дәрәҗәдә тизрәк таныла ала”, – ди викимедиачы, туган телне үстерү буенча фикерен белдереп.
Фәрхәд Вики-белем проектын үз балалары укыган татар гимназиясенә һәм Казанның югары уку йортларына кертү тәкъдиме белән чыккан. Безгә әлеге тәкъдимне күтәреп аласы да аңа үз өлешебезне кертәсе генә кала.
Сәрия Мифтахова
vatantat.ru