Бүген Казахстанның Семей шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Абай өлкәсе Хакиме Нурлан Уранхаевның очрашуы узды.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.
Биредә хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар, шулай ук мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Бүген узачак I Халыкара Иртыш буе Сабан туе да очрашуның төп темасы булды.
Исегезгә төшерәбез, бәйрәмгә Россия төбәкләреннән делегацияләр, Казахстанда яшәүче милләттәшләребез, шулай ук татар мәдәниятенә битараф булмаган һәркем чакырулы.