Танылган җәмәгать эшлеклесе Фәрит Гыйбатдинов турында истәлекләр китабы әзерләнә. Бу хакта күренекле җәмәгать эшлеклесенең вафатына 40 көн булган уңайдан аны искә алу мәҗлесендә Чабаксар шәһәре татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Хәйдәр Сафиуллин хәбәр иткән.
«Без Фәрит Гыйбатдинов хакында истәлекләр китабы әзерли башладык. Шактый күп материал җыелды, әле эш дәвам итә. Бу изге гамәлгә сез дә кушыла аласыз — истәлекләрегез белән уртаклашыгыз», — дип мөрәҗәгать иткән ул мәрхүм белән озак еллар бер юнәлештә эшләгән коллегаларына.
Китап 1нче ноябрьгә — Фәрит Гыйбатдиновның туган көненә чыгарылыр дип планлаштырыла.
Рузилә Мөхәммәтова