Чувашия милли-мәдәни мохтариятенең яңа рәисе итеп Илдус Шайдуллин сайланды. Илдус – Фәрит Гыйбатдиновның укучысы.
- Фәрит Абдулла улы Гибатдинов башлаган эшне Илдус лаеклы дәвам итәчәк дип ышанабыз. Татар халкының телен, динен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау буенча безнең уртак эшебездә уңышлар аңа, – ди Чувашия татарлары.