Танылган милләттәшебез – Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе, хәйрияче, “Өмет” газетасының якын дусты Фәрит Мифтахов “Өмет” газетасын – һәр татар гаиләсенә” акциясенә кушылды. Ул үзенең якташларына – Нурлат районыннан чыккан гаиләләргә, шулай ук өлкәбезнең татар авылларындагы мәчетләргә, мәктәпләргә, мәдәният йортларына һәм китапханәләргә 2025 елның икенче яртыеллыгына “Өмет” газетасына подписка бүләк итте. Милләтебез өчен җан атып яшәүче Фәрит Фәиз улына игелекле гамәле өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез!
Чыганак: https://t.me/emet73