Без татар халкын, аның тарихын, мәдәниятен таныту, милләтебезнең яңа брендларын булдыру турында еш сөйлибез. Бу юнәлештә шактый нәрсә тәкъдим итәләр. Ә менә мин милләтебезне татар токымлы атлар ярдәмендә танытырга тәкъдим итәм. Бу безнең тарихыбызга, борынгы гореф-гадәтләребезгә бәйле.
2019 елның гыйнвар аенда борынгы татар токымлы атлар дигән токым паспортлы булды. Бу атлар токымын торгызу этәргече булып борыңгы тарихыбыз тора. Әлеге фикерне күтәреп чыккан кешеләр, 2012-2013 елларда Бөтендөнья Татар конгрессында җыелып, шушы борынгы татар атлары турында сөйләшү башлады. Эшкә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да кушылды. Татар галимнәре катнашында борынгы татар атлары нинди дигән сорауга тарихи чыганаклардан җавап алынды. Бүгенге көндә, бөтен стандартларга туры китереп, яңа токымнар ничек теркәлә, шулай итеп эш алып барылды. Шулай итеп, яңа татар атлары, “күк” атлар, ягъни урысча “небесный конь”, дигән атлар теркәлде. Алар аксыл-алтынсу төстә, 75% тулысынча аксыл, ә 25 процентының маңгаенда ае бар. Булановая масть дип атала инде ул.
Татар токымлы атлар үзләренең породасы, масть диләр инде, кыяфәте, күләмләре, буйлары белән башка атлардан аерылып тора. Бу ат – чыдам, ерак араларга – 60-80 километрга йөгерә ала торган ат. Ул салкынга чыдамлы, табигатьтә кыш көне дә үзенә азык таба ала торган. Шуңа күрә аны дала, урманнарда да, утарларга, сарайларга япмыйча асрап була.
Хәзер бит инде сувенир продукция чоры. Киләчәктә без татар атларын сувенир индустриясенә дә кертеп җибәрергә тиешбез. Чөнки безгә андый мөмкинлекне Ходай тагалә үзе бирә. Пермь өлкәсендә бик матур таш сакланган. Аны селенит диләр. Аны җылы таш дип тә атыйлар. Төсе буенча ул менә нәкъ шушы безнең татар токымы аты төсендә. Мифологиясе буенча ул Селена – Ай алиһәсенә (богиня Луны) бәйле. Шуңа күрә, безнең бу юнәлештә бик көчле сувенир индустриясе дә булырга тиеш.
Киләчәктә әле, мин уйлыйм, дөньякүләм татар атлары ярышлары да булыр. Чөнки татар, милләт буларак, заманында дәүләт тоткан халык, дөньяны үзенә караткан халык. Һәм ул аны атка атланып эшләгән. Чыңгыз бабайның әйткән сүзләре бар: “Татар җире кайда, дип сорасалар, ул татар аты тоягы баскан җирдә булыр”. Татар дөньясында ат культы, ат мәдәнияте ул мифологик дәрәҗәдә, борыңгыдан килә. Һәм бүген дә ир-ат дигән төшенчә татарда ат төшенчәсе белән бәйле. Хәзер ул яңа бренд буларак, яңа идеологик формат буларак безне алга өнди торган бер образга әйләнергә тиеш.
Киләчәктә татар атларына атланып Казаннан Болгарга бару, Ефэк юлын узу – мәсәлән, Казаннан Сарытауга, Әстерханга бару мөмкин. Шулай ук тагын бер зур идея – Болгардан Мәккәгә атларда Хаҗ кылу. Монда татар атларын үрчетүчеләр үзләре дә эшләргә тиеш, минемчә.