7 февраль көнне Татарстан Язучылар берлегендә язучы Нурихан Фәттах истәлегенә багышланган «Фәттах фест» фестивале узачак.
Чара әдәбият, кино, музыка, тарих һәм заманча татар мәдәнияте белән кызыксынучы яшьләр өчен оештырыла.
Аның максаты – яшьләрне татар әдәбияты, Нурихан Фәттах иҗаты, татар тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыру.