Көнбатыш Себердә яшәүче милләттәшләребез себертатар телен аерым тел буларак саклап калуга һәм үстерүгә күп көч куя. Әле күптән түгел Тубыл шәһәрендә узган фәнни-гамәли конференциядә дә бу мәсьәләгә карата шактый чыгышлар булды.
“2013 елда ЮНЕСКО югалып баручы төрки телләр һәм мәдәниятләр исемлегенә себертатар телен дә кертте һәм себертатар теленә махсус халыкара код бирде, – дип белдерде филология фәннәре кандидаты Нәсия Уразова. – ЮНЕСКО себертатар телен аерым тел буларак таныды. Себер татарлары – Идел буе татарларының көнчыгыш төркеме түгел, ә мөстәкыйль этнос. Шуңа күрә, себертатар теле әдәби татар теле белән беррәттән ата-аналар теләге буенча себертатарлар күпләп яшәгән төбәкләрдәге мәктәпләрдә укытылырга тиеш”.
Әлбәттә, себертатарларының мондый фикере белән килешмәүчеләр дә бар. Интеренет челтәрендә дә төрле фикерләр яңгырый.
Танылган җәмәгать эшлеклесе, галим, популяр язучы, күп санлы китаплар авторы Фәүзия ханым Бәйрәмова бу мәсьәлә хакында интернет челтәрендә үзенең фикерен белдерде.
“Минем фикеремчә, себер татарлары – ул үзе бер дөнья, үзе бер цивилизация, – дип белдерде “Фейсбук” социаль челтәрендә Фәүзия Бәйрәмова. – Аңа шулай карарга һәм себер татарларын бары тик шулай өйрәнергә кирәк. Алар тел ягыннан да, менталитет-холык ягыннан да, фольклор-дастаннары белән дә, хәтта ризык, йорт төзелешләре белән дә казан татарларыннан шактый нык аерылалар. Моны татар милләтен бүлгәләү дип карарга ярамый, ә себер татарларына тарихи-гадел бәя бирергә кирәк, алар моңа лаек! Мин бу сүзләрне себер татарларының тарихын, дасстаннарын, әдәбиятын, мәдәниятен, тормыш-көнкүрешен өйрәнгән кеше буларак язам. Минем фикеремчә, татар милләтенең нигезе-матрицасы нәкъ менә Себердә, алар чын татарлар, ә казанлылар буталып-болганып беткән. Тын океаннан – Урал тауларына кадәр арада таралып яшәгән себер татарларының бер фәнни-мәдәни үзәген булдыру вакыты җитте. Себер татарларын яңадан тарихи мәйданга кайтару өчен мин тарихчы, язучы, милли сәясәтче баларак барысын да эшләргә әзер”.